ГлавнаяБЛОГИМинем дөньям"Зоопарк әлифба" спектакле

Новые записи

"Зоопарк әлифба" спектакле

Автор
Опубликовано: 1192 дня назад (27 декабря 2022)
Редактировалось: 1 раз — сегодня в 12:18
+4
Голосов: 4
"Зоопарк әлифба" спектакле
"Зоопарк әлифба" спектакле
Мин «Апуш» балалар татар театр студиясенең икенче спектаклен 13 декабрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә карадым. Алар Йолдыз Шәрәпованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим иттелэр. Спектакль квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.

«Апуш»ның икенче спектаклендә студиягә йөрүче барлык 30 шәкерт тә катнаша. Укучыларны премьерага аларның остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина эзерлэгэн. Студия җитәкчесе – актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова.
«Зоопарк-әлифба» спектакленә музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган.
Балалар шундый матур итеп уйнадылар, спектакль не караганнан соң, минем дә бу татар театр студиясенэ йорисе килу телэге уянды.
"Зоопарк әлифба" спектакле
"Зоопарк әлифба" спектакле
"Зоопарк әлифба" спектакле
440 просмотров
Комментарии (3)
Анастасия Шпякина # 27 декабря 2022 в 20:06 0
А я только изучаю татарский. Лови +
Замира Габсаттарова # 28 декабря 2022 в 13:20 0
Ух ты как здорово:)) +
Даниил Ананин # 20 января 2023 в 18:04 0
Хорошие фотографии, +от меня