Татар дәүләт «Әкият» курчак театры – Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы.
1934 елда оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан яшь тамашачы театрының бер өлешенә урнашып тора. 1959 елда гына Изге рух иңү чиркәвенең икенче катын бирәләр. 1970 елда беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр Луковский урамындагы элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була.
Театрның Санкт-Петербург урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт китә. 2012 елның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге кирмәнгә охшатып корган яңа бинага күченә. Бу бинаны Казанда совет чорыннан соң төзелгән архитектура җәүһәре диеп атарга мөмкин.