Дусларым, мин бик үзенчәлекле кургэзмэдэ булдым. Бу кургэзмэ башкаларыннан бик аерылып тора, чөнки монда картиналарнын ислэрен иснэп карарга мөмкин. Хэр картинанын үзенэ генэ хас исе бар икэн. Икенче ученчэлек, кургэзмэдэ кузлэре курмэучелэр очен картиналарнын махсус кучерелмэсе ясалган , алар аны куллары белән тотып карап, аңлый, курэ алалар. Бу минем өчен яналык булды, мондый унайлыклар хэр кургэзмэдэ дэ булсын иде дигән телэктэ калам. Мондый картиналар белән сез «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендэ таныша аласыз. Экспозициядә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан рәсем сәнгате, басма графика һәм гамәли сәнгать әйберләре күрсәтелгэн. Күргәзмәдә үзәк урынны Рубенс һәм аның замандашлары – Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алып тора.
Күргәзмәдә Рубенс, Ван Дейк һәм Йордансның шедеврлары аларның замандашларының төрле жанрларда башкарылган әсәрләре белән тулыландырылган. Бигрәк тә «кабинетларны» бизәү өчен каралган картиналарны билгеләп үтәргә кирәк. XVII гасырда төрле гаҗәп һәм үтә сирәк очрый торган әйберләрдән, кыйммәтле сәнгать һөнәреннән һәм рәсем сәнгатеннән торган шәхси җыентыклар әнә шулай атала. Күргәзмәдә эш бүлмәсе сәнгате жанрында эшләгән осталарга аерым зал багышланган. Алар арасында иң танылганы Давид Тенирс. Аның картиналарының Эрмитаж җыентыгы – дөньяда иң яхшыларның берсе. Күргәзмәдә шуларның иң мөһим алтысы тәкъдим ителгэн.
Рәсем сәнгатеннән һәм графикасыннан тыш, тамашачы декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән таныша ала, аларда даһи Рубенсның йогынтысы сизелә.
Күргәзмәдә шулай ук Рубенс укучыларының аның рәсемнәре буенча фил сөягеннән ясалган берничә эше дә тәкъдим ителгән.