|
Регина Шафикова
5 декабря 2014
Нет комментариев
+26
655
|
|
Завтра вечером у нас игра с Зеленодольским Ледоколом(2006 год). После тренировки тренер огласил списки тех, кто будет участвовать в игре)))))) ура!!!! я есть в этом списке)))
Игра наверное будет сложной , так как играем с 2006 годом. Они нас постарше )))) Но мы все равно надеемся и верим , что победим))))) А с утра мы поедим в Казань. мне нужно купить хоккейные шорты)))) а то сегодня я порвал свои на тренировке)))))) может и зайдем куда-нибудь ))))если время позволит))))) |
|
я пришел с тренировки. все прошло хорошо.
когда мы приходим пораньше приходим на тренировку, чтобы не терять зря время мы снимаем свои краги и учимся забивать))))) краги у нас вместо шайбы))) |
|
Усман Әлмиев
![]() Тулы исеме -Усман Гафият улы Әлмиев Туу көне 24 апрель 1915 Туу урыны -Зөя өязе Үлү көне 15 апрель 2011 Үлү урыны -Казан Дәүләт Русия Һөнәрләр җырчы (лирик тенор) Жанрлар халык җырлары, опера Усман Әлмиев – мәшһүр татар җырчысы. Татар операсына нигез салучыларның берсе. ТАССРның атказанган (1945) һәм халык артисты (1957). Музыкант-башкаручыларның Бөтенрусия конкурсы лауреаты (1944). Тәрҗемәи хәл Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туа. Зөя авылы балалар йортында тәрбияләнә. 1932-35 елларда Татар сәнгать техникумында, бер үк вакытта Казан музыка техникумында (Е. Ковелькова классы); 1935-38 дә Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә (вокал буенча С. Друзякина классында, актёрлык осталыгына Ф. Каверинада) укый. 1938-58 дә Татар опера һәм балет театрында, 1958-68 дә Татар филармониясендә солист. Иҗаты Татар композиторларының операларында төп партияләрне башкара: Җик һәм Урмай, Хәйдәр, Нияз Уралов, Канзафаров («Алтынчәч», «Намус», «Шагыйрь», «Җәлил», Н. Җиһанов), Бәдри («Галиябану», М. Мозаффаров), Самат (шул исем. опера, Х. Вәлиуллин). Популяр музыкаль комедияләрдә төп рольләрне башкара: Әскәр («Аршин мал алан», Г. Гаҗибәков), Кето («Кето һәм Коте», В. Долидзе), Галимҗан («Башмагым», Җ. Фәйзи). Артистның уңышы сәхнәдә үзен иркен тотуы, тавышының тәэсирле булуы, образларны ышандырырлык итеп тудыруы һәм ачып бирүе белән бәйле. Аның башкару стиленә тирәнтен индивидуальләштерү, характерларны төгәл сурәтләү, образларны оригиналь чагылдыру хас. Эстрада концертларында татар халык җырларын тирән хис белән башкарып, тамашачы күңелен яулый. Җырчы репертуары татар композиторлары һәм СССР халыклары җырларыннан тора. Ул — Җ. Фәйзинең «Урман кызы», Ф. Яруллинның «Соңгы көрәшкә», Р. Яхинның «Кил, чибәрем» җырларын беренче башкаручы. «Татарстан» ДТРК фондында аның башкаруында 90 нан артык җыр һәм арияләр язмалары саклана. 1945 елда ТАССРның атказанган, ә 1957 елда ТАССРның халык артисты исеменә лаек була. 30 елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, 20 елын аңа җитәкчелек итә. |
|
Актанышыбызда авыл күренеше менә шундый булган дип сөйләде Мәгыйс абый. Кибет күренеше үзенә бик җәлеп итте. Сатучы абый урынына бик тә килгән иде, буем гына җитмәде. |
|
Чып- чын хайваннар дөньясына эләктем дип торам ниләр генә юк монда. Мәгыйс абый сөйләвенә караганда болар безнең җирлектә очрый торган кошлар, хайваннар икән. Менә сиңа мә, алайса мин җиләккә, яфрак печәнгә йөри торган урманнарда да бар бит инде болар......... |