|
Батырлык турында мәкальләр
-Батырлыкта матурлык. -Батыр – илнең казыгы. -Батырга каян да юл такыр. - Батыр булсаң, батырлыгыңны кирәкле урында күрсәт. -Батырның ризыгы киң була. -Бозылган илне батырлар төзәтер. -Беләгеңә таянма, йөрәгеңә таян. -Батырдан үлем дә курка. -Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә. -Батырның ярты һөнәре – тәвәкәллек.
Суембика Салихзянова
8 января 2015
1 комментарий
+1
18299
|
|
1941 нче елның 22 нче июне. Якшәмбе көн. Алсу таң атып килә. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри йокыга чумган. Шушы тынлыкны бозып , кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Сугыш башлана.
Без дә бүген Арча районыннан чыккан Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырбыз.Менә алар: -Валентин Ежков -Гатаулла Салихов -Нәкыйп Сафин -Гани Сафиуллин -Леонид Соколов Валентин Ежков 1922 елның 27 маенда хәзерге Татарстан республикасының Арча бистәсендә эшче гаиләсендә туган. Милләте – рус.Урта белемле. Харьков трактор заводында эшләгән. 1940 елдан армия хезмәтенә алынган.1941 елда пехота хәрби училищесын тәмамлаган. 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышында.Укчы полкның танкка каршы атучы мылтыкчылар ротасы командиры гвардия өлкән лейтенанты Валентин Ежков 1943 елның 19 августында тепановка авылы(Донецк өлкәсенең Шахтер районы) янында барган сугышларда батырлык күрсәткән. Ул җитәкләгән рота,дошманның өч һөҗүмен кире кайтарып, аның 12 танкын юк иткән. Шул сугышта һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында,үлгәннән соң бирелгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән. Леонид Соколов 1908 елның 28 апрелендә хәзерге Татарстан республикасы Арча районының Бимәр авылында хезмәткәр гаиләсендә туган.Милләте рус. Казанда 9 классны тәмамлаган. Аэроклубта очучы-инструктор, бераздан звено командиры булып эшләгән. Совет Армиясе сафларында 1932-1933 елларда булган һәм 1942 елның маенда кабат алынган.Истребительләр авиациясе полкы командиры гвардия майоры Соколов 1945 елның маена кадәр 230 сугышчан очыш ясаган, 62 һава сугышында дошманның 17 самолетын, группа белән 6 самолетын бәреп төшергән. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 27 июлендә бирелгән. Сугыштан соң Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам иткән. 1958 елда полковник Соколов запаска чыккан. Смоленскида яшәгән һәм эшләгән. Ленин, өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары , медальләр белән бүләкләнгән. 1981 елның 12 маенда вафат булган. Сафиуллин Гани 1905 елның 1 июлендә хәзерге Татарстан республикасы Арча районының Иске Кишет авылында туган.Милләте - татар. 7 сыйныф , край совет-партия мәктәбен тәмамлаган.1927 елдан Совет Армиясендә.1941 елдан Бөек Ватан сугышында. Дала фронты составындагы 7 нче гвардия армиясенә кергән,генерал-майор Сафиуллин җитәкләгән 25 нче укчы корпус 1943 елның 25 сентябрендә каршы төндә- Днепрны кичкән. Дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтарып , 5 көнлек сугышта фронт буенча плацдармның озынлыгын 25 чакрымга, иңен 15 чакрымга киңәйткән һәм шунда ныгып урнашкан. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелгән.Казанда яшәгән һәм эшләгән. Ике Ленин, өч Кызыл Байрак, ике дәрәҗә Суворов , ике дәрәҗә Кутузов , Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1973 елның 14 октябрендә вафат. Сафин Нәкыйп 1921 елда хәзерге Татарстан республикасы Арча районының Мирҗәм авылында туган. Милләте - татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган.Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән.19 аерым моторлаштырылган понтон-күпер салу батальонында отделение командиры сержант Сафин 1943 елның 28 сентябрендә Солошино (полтава өлкәсе Кобеляк районы) авылы янында Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. Шулай тагын 18 юл ясый. Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артиллерияне чыгарган.1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Сугыштан соң хәрби-инженерлык училищесында укыган. 1946 елдан лейтенант Сафин запаста. Туган җиренә кайткан. 1951 елда Казан республика партия мәктәбен бетергән. Соңыннан ул совхозда директор булып эшләгән. Ике Ленин, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары , медальләр белән бүләкләнгән. 1987 елның 22 маенда вафат. Казанда җирләнгән. Салихов Гатаулла 1924 елның 1 гыйнварендә хәзерге Татарстан республикасы Арча районының Түбән Оры авылында туган. Милләте - татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган.Колхозда эшләгән. 1942 елдан Совет Армиясендә.1943 елның 12 июленнән 3 сентябрьгә кадәр Большой Малиновец һәм Сетуха авыллары янындагы сугышта зур батырлыклар күрсәткән.Снайпер мылтыгы һәм пулеметтан ут ачып 40 тан артык дошманны юк иткән. Кискен сугыш барышында башта взвод командирын алыштырып, сугышчыларны штыклы һөҗүмгә күтәреп, дошманга ташланган. 1943 елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1943 елны Ташкентта тизләтелгән пехота училищесын , ә 1944 елда “Выстрел” курсын тәмамлаган. 1945 елны өлкән лейтенант Салихов сугыштан кайтып, Мәскәү шәһәрендә яши. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары , медальләр белән бүләкләнгән. |
|
Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле кеше икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”.
Хуҗа Эзопны чакырткан. “Ишетәсеңме, Эзоп ? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньядагы иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”. Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята. “Эзоп,син тел алып кайткансың ләбаса!” Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөюсүзләре әйтәбез. Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез, тел белән без “ирек” сүзен әйтәбез. Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:” Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”. Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. “Эзоп син тагын тел алып кайткансың ләбаса!” “ Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез. Тел белән без “кол” сүзен әйтәбез”... |
|
|
|
Решили сделать сувенирчик в духе такого промысла, как гжель. Для этого из соленого теста слепили домик (чтобы он был полегче, внутрь поместили скомканную фольгу, а чтобы крыша держалась - использованный блистер от таблеток). Потом засушили в духовке и раскрасили в бело-синие цвета. Именно такую гамму используют в гжельской росписи.
|