|
Весной в саду цветёт прекрасное дерево - яблоня. Кругом стоит неописуемый чудесный аромат.
А осенью яблонька радует нас вкусными и полезными плодами - яблочками. Вот какое удивительное садовое дерево - яблоня.
Камиль Сулейманов
27 марта 2015
14 комментариев
+5
1551
яблоня, яблоки, цвет, осень, весна
|
![]() Тулы исем: Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров Һөнәре: галим, язучы Туу датасы: 14 февраль 1825 Туу җире: Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы Ил: Rusiya İmperiyäse Милләт: татар Үлем датасы: 2 сентябрь 1902 (77 яшь) Үлем җире: Казан Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә. 1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була. К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган. К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә. Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте. |
|
Летом мы на несколько дней ездили в Соль-Илецк. Это небольшой город в Оренбургской области.
Мы ехали на машине 470 км больше 6 часов с остановками. Мне показалось, что очень долго, я даже немного устал в дороге. Но город-курорт Соль-Илецк стоил этого. В городе имеются солёные и грязевые полезные для здоровья озёра. Сюда приезжает очень много людей со всей России. Главное озеро называется Развал. Оно очень солёное. Лежишь - и не тонешь. Здесь на берегу я сфоткался с обезьянкой. Есть грязевое озеро -Тузлучное. Грязь пахнет, поэтому мы не решились полностью в него лечь, просто мазались немного. Есть также озеро Дунино. Оно солёное, но в нём плавает множество красноватого рачка "Артемия Салина". Это озеро тоже полезное. Я на берегу собирал красивые камни, потом привёз их домой на память. После солёной воды тело на солнце легко может обгореть. Мы закрывались старыми платками. Это фотка сделана в самом городе в последний наш день пребывания. Я тут немного грустный оттого, что скоро надо ехать домой. Мишка вырезан из дерева. |