|
Даниэль Галлямов
4 декабря 2017
8 комментариев
+6
652
|
|
Недавно у нас в Альметьевске проходили конно-спортивные соревнования. Было очень захватывающе и интересно. Моему 2 летнему братику особенно понравилось. Он не мог уседеть на месте.
|
|
Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга бик күп еллар узды. Әфганстан һәм Чечня сүзләре анда булучыларның улларын, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре 15 февральдә, ел саен район үзәгенә очрашуга җыелалар. Очрашу истәлек такталары янында башланып китә. |
|
Привет всем!
На территории Кремля есть выставочный центр "Манеж", где часто проходят различные выставки. В этот раз мы посетили выставку «История семьи – история Республики». Интересно было увидеть экспонаты, наряды и костюмы жителей Поволжья начала и середины 20 века. Оцените друзья: http://diary-culture.ru/clubs/photoalbum3191 |
|
Бөек Ватан сугышы елларында авылларда бөтен авыл хуҗалыгы эшләре, шул исәптән, ирләр башкара торган хезмәтләр хатын-кызлар, балалар, картлар җилкәсендә булды. МТСларда (ә алар Апас районында өчәү – Чүрибураш, Ишеево, Дәүләки авылларында) трактор, комбайн, машина белән идарә итергә өйрәнү курслары оештырылды. Алар бер караңгыдан икече караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк иктеләр. Бүген исән-имин яши торган апа-әбиләрнең күңелләрендә җуелмас эз калдырды. Апас районында һәр елны сугыш чорында техникада (трактор, комбайнда) эшләгән хатын-кызларны зурлау танатанасы 9 май алды көннәрендә билгеләп үтелә. Ел дәвамында аларның социаль көнкүреш шартлары белән кызыксынып торыла. Район башлыгының таләбе шундый.Тагын бер онытылмаслык хатирә - ул сугыш чорында эшләгән хатын-кыз тракторчыларына һәйкәл төзелү, стелада мәрмәр ташка 171 тракторчы хатын-кызларның фамилияләре уеп язылган... Район хакимияте каршында корылган бу мәһабәт корылмага һәркем үзенең соклануын белдерә, яшь парлар чәчәкләр сала, ә аларның балалары горурлык кичерә. ![]() ![]() |
|
Апаста А.С.Пушкин хөрмәтенә куелган һәйкәл
![]() Александр Сергеевич Пушкин 1799 елның 26 маенда (6 июнендә) Мәскәү шәһәрендә туа. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне урысча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, урысчага караганда французча яхшырак сөйләшкән. Гадәттә җәй айларын (1805-1810 елларда) Александр әнисе ягыннан әбисе, Мария Алексеевна Ганнибалда үткәрә торган була. Балачагы хатирәләре соңрак Пушкинның беренче поэмаларында чагыла. Үсмер чагының 6 елын Пушкин 1811 елның 19 октябрендә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган лицейда үткәрә. Лицейда укыгында усмернең таланты ачыла һәм башкалар тарафыннан югары бәяләнә. Лицейда үткәрелгән еллар, дуслары шагыйрь күңелендә мәңгегә саклана һәм иҗатында чагылыш таба. Александр Сергеевичның яшьлеге шушында үтә, биредә шагыйрь Пушкин туа: 130лап шигырь иҗат ителә, «Руслан һәм Людмила» поэмасы языла башлый, танылган журналларда беренче язмалары басыла. Лицей хәзерге урта яки югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирергә тиеш була. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми сыйфатлама бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел холыклы». 1837 елның 10 февралендә Кара елгада дуэльдә Дантес тарафыннан атып каты яраланган, 3 көннән өендә үлгән. |
|
Апаста урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле
![]() Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза; профессиональ революционерлар даирәсенә керә; татар культурасының революцион-демо-кратик канатын җитәкләүгә алына. Шагыйрьнең сугышчан шигърияте һәм иҗтимагый, әдәби процессларның иң четерекле проблемаларына багышланган публицистик чыгышлары әдәби-мәдәни хәрәкәтнең төп юнәлешен билгеләүче көчкә әверелә. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты. Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм культура буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтте. |