|
Памятник Бутлерову находится в центре Казани, в сквере им.Пушкина (или Ленинском садике, как его прежде называли долгие годы). Памятник Александру Михайловичу Бутлерову (1828 – 1886) - всемирно известному химику, установлен в 1978 году. Открытие памятника приурочили к празднованию 150-летия со дня рождения ученого.
Диля Галлямова
7 ноября 2021
22 комментария
+10
569
поездка в казань, памятник, казань
|
|
5 апреля 2015 года на храм Покрова Пресвятой Богородицы в селе Тюлячи установили купола и кресты. Храм Покрова Пресвятой Богородицы основан в 1771 году и построен на средства местной помещицы Натальи Гавриловны Аристовой. Храм был 3-х престольный (в настоящее время богослужение проводится в южной части). В годы советской власти колокольня была разобрана и здесь в разное время размещались медицинское учреждение, общежитие и хлебопекарня. По инициативе местных жителей в начале 2000-х гг. храм начал возрождаться. Передан приходу в 2004 году. В 2012 году восстановлению храма большое содействие оказал предприниматель из Сербии Видан Михайлович и районная администрация. |
|
.
У на в Тюлячинском районе есть центральный парк.Парк построенный в 2000 году стал любимым местом жителей района. Там проходят все мероприятия: концерты, праздники.тем более в наши дни многие концерты и праздники проходят или онлайн, или на свежем воздухе. У нас в па парке красиво и летом и зимой. Это парк отличное место для прогулок. |
|
В нашем Тюлячинском районе, в центральном парке идет полным ходом ремонтные работы.Парк построенный в 2000 году стал любимым местом жителей района.Недавно в парке появилась вот такой памятник Матерям и труженикам тыла. |
|
Сабабызнын узэк урамында тыл батырлары очен хэйкэлгэ ремонт ясалды.БИРЕДЭ узлюренен якыннарын искэ алып чэчэклэрдэ алып килэлэр.Жину очен тыл хезмэтчэннэре дэ зур олеш керткэн.Районыбыз житэкчелэренэ шушы олы эшне башкарып чыкканнары очен олы рэхмэт.Хэйкэл 2017 елда ремонтланды.
|
|
Мөслим үзәк китапханәсендә даими рәвештә балалар өчен мастер- класслар үткәрелеп тора. Алар бергәләп кызыклы китапчыклар, төрле сувенирлар ясыйлар. Узган килүемдә мин дә шундый мастер- классларның берсендә катнашкан идем. |
|
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кһргәзмәдә мин бик күп информация алдым. Шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. Уральск чоры 1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур. “Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара. Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елныңиюнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Казан чоры 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калды. 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый... |
|
Безнең Мөслим районы талантларга бик бай. Бүген мин язучылар турында әйтергә телим. Якташ язучыларыбыз: Кашшаф Кормашев, Әхсәншәех Кормаши, Зариф Мөэминов, Фоат Садриев, Харрас Әюп, Зөлфәт, Флүс Латыйфи, Мизхәт Хәбибуллин, Флүр Баһаутдинов, Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәр, Асия Минһаҗева, Ләбиб Лерон,Илүсә Нәбиуллина, Роза Хәбибуллина,Фәрит Гыйльми, Әхмәт Дусайлы,Зөфәр Дәүләтов,Фәтхулла Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Дөлфәт Хәрби,Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Кәүсәрия Харрасова, Сәгыйдулла Зарипов, Фәссах Вилданов, Әхсән Шәрипов, Мөхәммәтдин Закиров. Алар барысы да китаплары дөнья күргән якташлар. Үзәк китапханәдә әлеге китапларның барысын да алырга һәм укырга мөмкинлек тудырылган. Алар турында бик бай информация тупланган стенд та бар. |
|
Мөслим үзәк китапханәсенә 70 төрле газета- журнал кайтарыла икән. Балалар өчен «Салават күпере», " Мурзилка", «Сабантуй» журналлары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналына без дә язылабыз. Ә язылмаган кешеләргә әлеге газета- журналлар белән китапханәдә танышырга мөмкин. Әлеге басмаларның тиражы артканнан арта. Газета-журналлар мультимедиа форматына йөз тота, һәр санда QR-кодлар басыла, дип белдерә әлеге басмаларның мөхәррирләре. Укучылар бу QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда, иҗади мастер-классларда катнаша ала. Әлкге код ярдәмендә мнформация туплау миңа да бик ошый. Бүген исә мин "Мурзилка" журналы белән таныштым. Бик кызыклы һәм файдалы кән! |
|
Үзәк китапханәдә бик уңайлы мохит тудырылган. Китапханәгә килүчеләр үзләрен өйдә кебек тыныч, рәхәт хис итсеннәр, иркенләп китап укысыннар өчен менә шушындый матур ял почмагы ясалган. Теләгән кешегә чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган. Чыннан да, бик рәхәт әлеге китапханәдә! |