|
Казан шәһәре буенча экскурсия миңа бик тә ошады. Кызганыч, күрергә теләгән урыннарның барысына да җитешеп булмады. Казан - республикабыз мәркәзе, тарихи шәһәр. Аның тарихы да бик гыйбрәтле.Әле мин ул тарихны өйрәнә генә башладым, алда мине яңа сәяхәтләр, маҗаралар көтә.
Рузаль Шарифуллин
17 августа 2022
4 комментария
+2
487
|
|
В архитектурный комплекс Никольского кафедрального собора входят Николо-Низская и Покровская церкви, «падающая» колокольня и административные здания. Комплекс внесен в список исторического наследия России и является одной из главных православных достопримечательностей Казани.Никольский кафедральный собор — православный центр Казани. Здесь проводятся богослужения и обряды. Работает библиотека, идут занятия в Воскресной школе, для верующих организуются паломнические поездки.
|
|
2021 елның 28 апрелендә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында «Бөек Ватан сугышы елларында Казан Кирмәне» дигән баннер күргәзмәсе ачыла.
Сугыш елларында республикабыз илнең иң мөһим тыл базаларының берсе була. Республиканың төп ныгытмасы да моннан читтә калмый. Мәсәлән, 1940-1950 елларда Казан Кирмәнендә күп санлы дәүләт оешмалары урнаша. Кирмән җирлегендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22-нче номерлы Казан авиация заводы тулай торагы урын ала. Ул елларда Казан Кирмәне биналарын эксплуатацияләү эзсез узмый, шуңа күрә күргәзмә кысаларында Казан Кирмәне архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә. Әлеге баннерлардан мин үземә бик күп информация тупладым. |
|
Колшәриф мәчете -Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша. Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.
1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла. Мәчетнең 8 манарасы бар. белән бизәлгән. Бина төнлә матур яктыртыла. |
|
Әлеге бинада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов эшли. Кызганыч, анда керү мөмкин түгел. Президентыбызга эшендә уңышлар телим! |
|
Казанның җәяүлеләр йөри торган төп урамы Казан Кирмәненнән башлана һәм Тукай мәйданы метро станциясендә тәмамлана. Екатерины II каретасы, күгәрченле фонтаннар, гарәп язулы урам сәгате, Казанның ноленче километры һәм Федор Шаляпин һәйкәле кебек гадәти булмаган сыннар урамга матурлык өсти. Әлеге урамда үзең теләгән сувенирларны алырга, арысаң, ял итеп, ашап алырга, тарихи урыннар бн танышырга мөмкин. |
|
Һәйкәл 1966 нчы елда Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә куела. Ул фашизмга каршы яшерен көрәшә, тик гестапо аны 1943 нче елда кулга ала. Нацистлар төрмәсендә ул кечкенә кәгазь кисәкләрендә шигырьләр яза. Соңыннан аларны «Моабит дәфтәрләре» циклына берләштерә. Үлеменең якынлашканын сизеп, Җәлил җыентыкларын төрмәдәшләренә тапшыра. Аны 1944 нче елда гильотина белән җәзалап үтерәләр. «Маобит дәфтәрләре»ндәге шигырьләрен 60 тан күбрәк телләргә тәрҗемә итәләр. Аның оригиналы Татарстанның Милли музеенда саклана. Муса Җәлил шигырьләрен мин бик чратам, бик теләп ятлыйм. Ел саен " Җәлил укулары" конкурсында катнашам һәм җиңү яулыйм. |
|
Нинди матурлык...искиткеч...гади сүз белән генә аңлатып та, тасвирлап та бетерә алмаслык сихри, әкияти матурлык...шушы матурлыкны күрү өчен бары бер минутка туктап як-ягына, күккә, аяк астына карау да җитә бит...тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, күңел күзе белән берлектә булып, Җир анабыз тутырдан шушындый матурлыкны күреп калу, аңа соклану үзе бер аңлатып бетерә алмаслык тойгы...мин гашыйк...мин шушы матурлыкка гашыйк...
|
|
Сөембикә манарасы Казан кирмәнендә урнашкан һәм XVI нчы гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Башка һәйкәлләр арасында аны танып алуы җиңел: яндырылган кирпечтән төзелгән 58 метрлы бу корылманың иң очында алтын ай балкый. Сөембикә манарасы авыш манараларга карый, ул төньяк-көнчыгышка таба ике метрга якын авышкан. Күп еллар дәвамында манара Казанның символы булып тора. Аның янына меңләгән туристлар килә. Манараның диварларына тотынып теләк теләсәң, ул, һичшиксез, чынга аша, имеш. Мин дә теләк теләдем, бәлки кабул булыр.
|
|
Менә бу зууур бинокльдән Казанны күзәтергә мөмкин. Мин хакимият бинасын, ерактагы үзенчәлекле биналарны, Кремльне күзәттем. сезгә дә киңәш итәм, һичшиксез ошаячак! |