1941нче елда сугыш башланды.Авылда кеше калмады, угышка озаттылар.Аталарны да, ирләрне дә җибәреп бетерделәр.Авылда хатын-кызлар, бала-чагалар колхозда эшләдек, әниләр cыер-үгез җигеп Актанышка зданиягә икмәк илттеләр.Хәзерге трактор эшләгән җирләр кул көче белән эшләделәр, җәй кырда, кыш урманда булды халык.Армия хатыннары, бала-чага, бар да куыла
Тракторчылар, атлар фронтка озатылу сәбәпле, тракторлар да , ягулык – майлау материаллары да җитешми.Мондый шартларда уңышны коткарып калу өчен искиткеч фидакарьлек,оешканлык, дисциплина таләп ителә. Бөтен эшне авыру,хәлсез атлар башкара
Сугыш вакытында әби-бабайларыбыз бик күп авырлыклар кичергәннәр. Безгә аларны хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә кирәк, сугышлар кабатланмасын.Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган ветераннарыбызга мәңгелек дан!