Китапханә... Бугенге көндә фәндә әлеге сүзнең гасырлар дәвамында формалашкан йөзләгән билгелемәсе бар. Ләкин китапханәләрнең кеше тормышындагы ролен, асылын бер генә атама эченә сыйдырып буламы икән ул? Минемчә, юктыр. Чөнки аларда гына барлык төр мәгълүмат, үткән тарихыбыз, олысына да, кечесенә дә ярдәмгә килерлек киңәшләр урын алган. Әгәр катаплар сакланмаган булса, галимнәребез, язучыларыбыз үзләренең ачышларын китап битләренә язып шәкертләренә өйрәтеп калдырмаган булса, тарихыбыз турында кеше сөйләгәннәрдән генә күп мәгълүмат алып булмас иде. Үткәне булмаган халыкның, киләчәге дә юк дип юкка гына эйтмәгән шул борынгылар. Китапханә ул – бер буыннан икенче буынга калдырылган рухи мирас. Бар да үзгәрә: кешелек, дәүләтләр. Ә китап – мәңгелек!