Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә
Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.