Ак мәчет — Болгарда урнашкан мәчет. 2012 елның 10 июнендә Болгарда борынгы Болгар дәүләтендә Һиҗри тәкъвиме буенча 310 елның Рәҗәп аеның 16нче көнендә Болгарның корылтаенда рәсми рәвештә Ислам динен дәүләт дине буларак кабул ителүгә карар бирелүенә 1123 ел тулуга багышланган җыенда тантаналы төстә ачыла.
Мәчет дин тотучылар өчен дә, ислам белән бәйле булмаган башка кешеләр өчен дә ачык. Күп санлы экскурсияләр нәтиҗәсендә туристлар грандиоз архитектура комплексының тышкы кыяфәтен дә, интерьерын да бәяли, ыгы-зыгыдан Ерак Көнчыгыш атмосферага чума ала.
Төзелү тарихы
2010 елдан Болгарда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча «Яңарыш " Республика фонды программасын киң масштаблы гамәлгә ашыру башланды.
Архитектурасы
Тулы бер комплекс тәшкил итә, мәчеттән тыш, биредә шәкертләргә белем бирүче уку йорты, мөфти резиденциясе дә урнашкан. Мәчетнең манаралары биеклеге – 46,5 метр, мәчет эчендәге гөмбәзнең диаметры 17 метрга кадәр җитә. Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы – 180 квадрат метр. Намаз бүлмәсендә диаметры белән 25 метрлы зур люстра урнаштырылган. Гыйбадәтханәне тышлар өчен 1200 тонна ак мәрмәр ташы кулланылган.
Бина өч купоны һәм ике 40метрлы минарасы бар. Мәчет стенасы эчендә традицион көнчыгыш декоратив элементлар:тюлҗпаннар,арабескалар һәм геометрик орнаментлар белән бизәлгән.