Мин 3 нче октябрьдә кич белән әнием белән бергә "Игезәкләр" ("Близнецы")дип аталган комедия карарга бардым.
Ул бик кызык булды. Вакыйгалар үткән гасырның 60-70 елларында бара.
Мәктәп кенә бетергән яшь кызлар фермага сыер саварга килгәннәр. Савымчылар барысы да җәйләүдә кунып эшлиләр.
Аларның аерым аш пешерүчесе дә бар. Аның исеме - Рәсимә Хикмәтуллина.
Җәйләүгә журналист белән бергә фотограф килеп төшәләр. Алар төрле кызык хәлләргә тап булалар.
Савымчылар арасында игезәк кызлар да була. Алар килүчеләрне кызык итәләр.
Игезәкләрнең Рәсилә исемлесенә журналист егет гашыйк була. Икенче игезәк кыз Рәсимәнең йөргән егете бар. Ул әлеге җәйләүгә практика үтәргә килгән егет Рәхмәт.
Спектакль ахырына бөтен парсыз кешеләр дә үзләренә пар табып бетерделәр.