Дуслар, әйдәгез бергәләп бәйрәм тарихына күз салыйк әле. Бер мизгел эчендә без сезнең белән 400 ел элек булган тарихи вакыйгага күчәбез, чөнки бу бәйрәм тарихы үз тамырлары белән шул елларга барып тоташа. Патша - Явыз Иван үлеменнән соң Русиядә буталчык чор башлана,халыклар арасында дуслык, бердәмлек булмый. Белгәнебезчә, бердәмлек булмаган җирдә көч тә булмый инде.Нәкъ менә Русиянең көчсезлегеннән, таркаулыгыннан файдаланып Поляк гаскәрләре Мәскәүгә бәреп керәләр. Алар халыкны талыйлар, үтерәләр,җимерәләр һәм яндыралар. Халыкның моңа түзәр хәле калмый. Бик зур халык төркеме Түбән Новгородның Собор мәйданына җыела һәм бергә берләшеп туган җирләреннән дошманны куарга карар кылалар.
Тиздән зур көч туплана. Бу гаскәр белән идарәне кемгә тапшырырга дигән уй туа һәм Кенәз Дмитрий Михайлович Пожарскийны гаскәр җитәкчесе итеп сайлыйлар, чөнки Дмитрий Пожарский көчле, намуслы кеше,укымышлы хәрби җитәкче була. Бик күптән булган вакыйгаларның безнең як тарихына турыдан-туры бәйләнеше бар.Чөнки Казан каласы халык ополчениеләрен оештыру үзәкләренең берсе була. Ополчениеләрдә руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар да иңгә-иң торып ил өчен көрәшә. Пожарский көчле ,бердәм халыклар гаскәрләре белән ике ай эчендә Мәскәүне урап ала, тиздән поляклар бирелә. Пожарский гаскәре тантана белән шәһәргә керә. 1612 елның 4-нче ноябрендә дошманнар биреләләр, Минин һәм Пожарский идарәсендәге гаскәр Мәскәүне азат итә. Менә алар чын батырлар. Алар халыкны туган илне саклап калу өчен берләштерә алдылар. Тыныч вакытлар җиткәч яңа хан Минин белән Пожарскийны юмарт бүләкли, әмма иң зур бүләк – ул халыкның хәтере, шуңа да Кызыл мәйданда алар хөрмәтенә бронзадан һәйкәл куелган.