Моннан егерме ел элек оешып киткән “Актүбә уенчыгы” Азнакай районының Актүбә бистәсендә урнашкан. Ул Татарстан районнарыннан бик күп заказлар кабул итә. “Бәкер” шифаханәсенә сувенирлар эшлиләр. Минем кулларда әлеге шифаханәгә бүләк ителгән сувенирлар.
Шул ук вакытта Чиләбе, Башкортстан, Самара, Санкт-Петербург, Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребез дә “Актүбә уенчыгы”на мөрәҗәгать итә.
“Актүбә уенчыгы”нда егерме биш кеше эшли. Күпләр эшне өенә алып кайтып китә. Егерме ел эчендә 50 меңнән артык сувенир ясаганнар. Барлыгы биш йөздән артык сюжетка корылган милли уенчык дөнья күргән.