Баландыш Мәхәллә оешкан ел билгесез. 1832 елдан имам –хатибы Шәмсетәбриз Рафиков. 1850 елда икенче имамы Шаһиәхмәт Таҗетдинов,Татар Кабаны авылыннан(хәзерге Лаеш районы) гади крестьян.1884 елдан (1917 елга кадәр) аның улы Габделкотдус Шаһиәхмәтов алыштыра. Аның улы Габделкаюм Габделкотдусов , 1908 елда Духовное собрание алдында имтихан тотканнан соң,1909 елда икенче имам булып сайлана.Икенче мәхәллә 1900 елда ачыла, һәм яңа мәчет төзелә.1900-1909 елларда имам –хатибы Мөхәммәт Миршәрәфетдинов(1876 елда туган),1909 елда аны Хуҗасан Мөхәммәтсафин алыштыра (1875 елда туган). Колхозлашу елларында мәчет эшләрен алып баруны Мөхәммәтмәгъсүм Мөхәммәтсафин үз өстенә ала (1903 елда туган-1993 елда вафат). 
  Язылганнардан күренгәнчә,1832 елда ук Баландыш авылы инде имам-хатиб билгеләнгән ныклы авыл булган. Мәчетләребез һәм татар халкы язмышы да шома гына бармаган. Бик җитди сынаулар аша үтәргә туры килә. Бигрәк тә ХVI нчы гасыр татар халкы өчен авыр, газаплы чор була, мәчет манараларының айларын кисә башлыйлар, йә булмаса алардан клублар ясала, бу хәл безнен авылда да була. 1990 нчы елларда мәчетләрне яңадан торгызу башлана.1992 елның июль-сентябрь айларында хуҗалык рәисе Борһанов Фәрхат Рәхимулла улы да Баландыш авылында яңа мәчет салдыра. «Авылыбызны ямьләндереп, күңелләребезне сафландырып яңа мәчет калыкты. Мәчет манарасын куйган көнне җәй буе яумаган яңгыр яуды»,-дип искә ала өлкәннәребез. 
  Бер халык та, чал тарихтан алып бүгенгегә кадәр бәйрәмнәрдән, изге йолалардан башка яшәмәгән һәм яши алмый. Бүгенге көндә Имамыбыз Рафит хәзрәт Гарипов авылда ислам дине кануннарын — яңа туган балага исем кушу, яшьләргә никах уку hәм мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын бик тә төгәл итеп үти. Мәчеттә hәрвакыт чисталык hәм пөхтәлек, тәртип булуы да соклану тудыра. Ул яшь буынга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсен игътибар үзәгендә тота. Абыстаебыз Әминә апа Низамиева мәчеттә дини укулар алып бара. Иман йортының ишекләре һәркем өчен ачык. Түбәтәйле бабайларыбыз һәр көнне намазга киләләр.Рамазан уразасында тәравих намазлары укыла. Ураза һәм Корбан гаетләренә авылдашлар бик теләп кайталар. 
  Мәчет булган авылда бәхет бар. Аллаһ йортыннан илаһи дәва сибелә, мәчеттә бәндә авыруларына шифа таба.