ГлавнаяБЛОГИКультурные блоги Валиахметовой ЗайнапКүргәзмә "Туган ягым Теләче"

Новые записи
Старинный трамвай
Старинный трамвай
вчера в 16:43 - Яромир Прилуцкий 0 0
Колокольня Богоявленского собора
Колокольня Богоявленского собора
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Богоявленский собор
Богоявленский собор
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Церковь
Церковь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Церковь в Чебоксарах
Церковь в Чебоксарах
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Открытие памятника
Открытие памятника
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Красивая экспозиция
Красивая экспозиция
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей истории Свияжска
Музей истории Свияжска
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Макарьевский монастырь
Макарьевский монастырь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
ГРАД СВИЯЖСК
ГРАД СВИЯЖСК
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Национальный экспонат
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей
Музей
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Ходили в кино с другом
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Ходили в кино с другом
Ходили в кино с другом
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Церковь
Церковь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Памятник-фонтан
Памятник-фонтан
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0

Күргәзмә "Туган ягым Теләче"

Автор
Опубликовано: 658 дней назад (21 ноября 2023)
Редактировалось: 2 раза — последний 31 августа 2025
0
Голосов: 0
Күргәзмә "Туган  ягым Теләче"

Безнең үзәк китапханәдә Теләбезгә багышланган бик матур китап күргәзмәсе эшли.
Күргәзмә "Туган  ягым Теләче"

Бай үткәне булган Теләче төбәге Кама алды җирләренең көнбатышында урнашкан. Борынгы заманнарда ук аз санлы кабиләләр төбәк территориясе аша узганнар. Теләче районының төрле авыллары тирәсендә табылган таштан, сөяктән, бронзадан ясалган көнкүреш әйберләре, сугыш кораллары үрнәкләре шул турыда сөйли.
Теләче авылы исә Казан ханлыгы чорында барлыкка килә. 1557 елдан дворяннарны башка өязләрдән Казанга күчерү башланган, алар яңа яуланган җирләрдә хезмәт итәргә тиеш булганнар. Күчеп килгәч тә, дворяннар элекке биләмәләрен саклаганнар, яңа урында да аларга җир бирелгән. Әлеге җирләр гадәттә бушап калган татар авылларында, “бушлыклар”да билгеләнгән. Берничә елдан соң алпавыт биләмәләрендә рус авыллары үсеп чыккан. Рус авылы буларак, Теләче 1560 елларда дворян Василий Богдановка бирелгән биләмәдә барлыкка килгән. Элек татарлар күпләп яшәгән бу җирләргә рус крестьяннары килеп утырганнар. Сүз уңаеннан Теләче авылы атамасының килеп чыгышы турындагы мәсьәләгә тукталып үтик. Рус авылы буларак, Теләче үз исемен елга атамасыннан яки “тулачы”дан алган дигән фаразлар яши. Ләкин бу атама кеше исеме белән бәйле дигән версия дә бар. Профессор Г. Ф. Саттаров үзенең “Татар исемнәре сүзлеге”ндә “бәхет, уңыш” мәгънәләренә ия Теләй исемен китерә. Ул – болгар-чуваш-татар исеме.
XVIII гасыр башында Теләче авылында беренче чиркәү барлыкка килә. Рус авылы буларак барлыкка килгәч, биредә христиан динен тотканнар, мәчетләр дә соңрак барлыкка килгән.
1920-1930 елларда булган күмәкләштерү процессы Теләче төбәгендә дә булып уза. Төбәктә беренче күмәк хуҗалык 1927 елда Субаш авылында оеша һәм “Кызыл Октябрь” дип атала. Икенче күмәк хуҗалык 1928 елда Теләче авылында төзелә. Ул Ворошилов исемендәге колхоз дип йортелә. Аның беренче рәисе Андрей Чебышков була. Ул чорның актив колхозчылары булып Тимофей Мартынин, Шамков, Марина Петреева саналган. Аннары әкренләп районның башка авылларында да хуҗалыклар төзелә башлый. 1930нчы еллар башында төбәктә мәҗбүри башлангыч белем кертелә.
Бу елларда ТАССРда административ-территориаль үзгәрешләр башлана. 1927 елда Татарстан АССРда – 8, 1930 елда тагын 38 район оештырыла. 1935 елның 25 гыйнварында кабул ителгән карары нигезендә ТАССРның яңа районнар челтәре раслана, хәзер инде республикада 60 район исәпләнә. Шул ук елда Саба районыннан аерып алынып яңа берәмлек буларак оештырылган Теләче районы 15-нче номер белән теркәлә. Район үзәге итеп Теләче авылы билгеләнә. Яңа районнарның, шул исәптән Теләче районының оешу процессы кыенлыклар аша бара.Шуңа да карамастан, ул, мөстәкыйль административ берәмлек буларак акрынлап, әмма эзлекле рәвештә республиканың хуҗалык тормышына кереп китә. Район үзәге булгач, Теләче авылында төрле яңа учрежденияләр барлыкка килә. Шуларның берсе – 1937 елда урта мәктәп ачылу. Аны уңышлы тәмамлаучыларга аерым игътибар бирәләр, өмет баглыйлар.
Теләчелеләр, казанышлардан рухланып, яңа ниятләр белән 1941 елга аяк басалар. Тик тыныч хезмәтне, планнарны сугыш бүлә. Сугышның беренче көннәрендә үк күпләр, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, Теләче районы хәрби комиссариатына киләләр, мобилизация пунктлары оештырыла. Орышка киткән ир-атларның урынына хатын-кызлар, үсмерләр һәм бала-чагалар, карт-коры баса.
Сугыш елларыннан соңгы үзгәрешләр Теләче районына да кагылып үтә. 1959 елда район бетерелә.
Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә гамәлгә кертелгән Законы нигезендә, аерым административ-территориаль берәмлек сыйфатында Теләче районы яңадан торгызылды. Бүгенге көндә авылыбыз район үзәге буларак үсә, чәчәк ата.
Күргәзмә "Туган  ягым Теләче"
185 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!