Тарихта беренче мәчет, Мөхәммәд күченеп килүгә, Мәдинәдә, Куба карьясендә төзелә. Икенчесе бер елдан соң (623 ел) Мәдинәнең үзендә, Мөхәммәдиең йорты белән янәшәдә торгызыла. Соңрак ул Пәйгамбәр мәчете дип атала башлый. Мөселманнар Мәккәне яулап алгач (630 ел), Кәгъбә әйләнәсендәге ак сарай да мәчеткә әверелдерелә һәм Изге мәчет дигән исем ала. Мәккәдәге Изге мәчет һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете — мөселманнар өчен иң изге урыннар. Иерусалим шәһәрендәге Иң ерак мәчет тә әһәмиятле изге урыннарның берсе санала.
Фотода Актаныш районы Энэк авылы мэчете. Ул 2003 елдан бирле эшлэп килэ.