ГлавнаяБЛОГИКультура

Новые записи
С праздником, дорогие девочки!
С праздником, дорогие девочки!
8 марта 2026 - Элина Ризванова 1 +1
Выступление в Суворовском училище
Выступление в Суворовском училище
8 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Ильвина Мазитова
КидСпейс : фешн лаборатория!
8 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
КидСпейс : фешн лаборатория!
КидСпейс : фешн лаборатория!
8 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Легендарная детская киностудия им. М. Горького в Москве
Легендарная детская киностудия им. М. Горького в Москве
4 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Масленица пришла, блин да мед принесла!
Масленица пришла, блин да мед принесла!
4 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Смотр песни - Самый звонкий хор!
Смотр песни - Самый звонкий хор!
3 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Музей Гарри Поттера на ВДНХ
Музей Гарри Поттера на ВДНХ
3 марта 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
День Снежного Барса!
День Снежного Барса!
2 марта 2026 - Элина Ризванова 0 0
Труд облагораживает человека!
Труд облагораживает человека!
27 февраля 2026 - Элина Ризванова 0 0
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
20 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 +1
Прощание с "Әлифба"
Прощание с "Әлифба"
18 февраля 2026 - Амирхан Хакимов 0 0
Мастер-класс в ГМИИ РТ
Мастер-класс в ГМИИ РТ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Фестиваль PROнаука в КФУ
Фестиваль PROнаука в КФУ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Сказка о царе Салтане!
Сказка о царе Салтане!
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Чебурашка 2 в кинотеатре
Чебурашка 2 в кинотеатре
6 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
+2 RSS-лента RSS-лента

Культура

Автор блога: Альсина Хадиуллина
Яңа ел кичәсе, Мәдәни чара
Бүген миңа район җитәкчесе оештырган бәйрәмдә булырга насыйп итте.Мин мәктәп тормышында, мәдәни чараларда активлыгым өчен бәйрәмгә чакырулы идем.
Яңа ел кичәсе, Мәдәни чара

Бу чара укучыларны, аларның әти-әниларен, укытучыларны, килгән кунакларны берләштерде. Без яшь артистларның чыгышларын карап, күңелле ял итеп кайттык.
Яңа ел кичәсе, Мәдәни чара

Яңа ел кичәсе, Мәдәни чара

Яңа ел кичәсе, Мәдәни чара

Районыбыз җитәкчесе Никитин Вадим Ильич тәмле күчтәнәчләр өләште
Яңа ел кичәсе, Мәдәни чара
Гәҗит, журналларга язылу
Мәдәният дигәч күзалдына, клуб хезмәткәрләре, Укытучылар килә. Моңа безнең редакциябез хезмәткәрләре дә керә. Мамадыш районында "Нократ" исемендә гәҗит чыгару редакциясе эшли. Бүген без сыйныфыбыз белән "гәҗиткә языл" акциясендә катнаштык.
Гәҗит, журналларга язылу

Районыбыз гәҗите бик эчтәлекле чыгарыла.
Лицей музее
1997 нче елда лицейда Музей ачыла. 1999 нчы елда музейга таныклык ясала.
Музейда ниләр генә юк, элекке замандә әби бабаларыбызның эш кораллары, чабата, киемнәр, сөлгеләр, аш су савытлары һәм башка бик күп төрле әйберләр. Музейга еш керәм, яратам элекке әйберләр белән ничек эшләгәннәрен өйрәнергә.
Лицей музее

Лицей музее

Лицей музее
Санлы мәдәният
Бүген, 9 нчы декабрьдә барлык сыйныфларда дә кино күрсәтелде. Бу бүгенге бәйрәмгә кагылган иде. Ватаным геройлары турында фильм барчабызның күңеленә үтеп керде.
Санлы мәдәният

Санлы мәдәният
9 нчы декабрь- Ватан геройлары көне
Россиядә 2007 нче елның 9 нчы декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп калган. Мондый бәйрәм өчен 9 нчы декабрь очраклы гына сайланмаган. 1769 нчы елда нәкъ шул көндә Екатерина II Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Батырлар көнен бәйрәм итүне кайтару- ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу, Советлар Союзы геройларын хөрмәтләү.
Шул уңайдан лицеебызда бәйрәм чарасы булып узды.
9 нчы декабрь- Ватан геройлары көне

9 нчы декабрь- Ватан геройлары көне

Килгән кунакларга концерт номерлары да күрсәттек.
9 нчы декабрь- Ватан геройлары көне

9 нчы декабрь- Ватан геройлары көне
Әкият, кино геройлары булып
Районыбызның "Туган якны өйрәнү музее" бик кызыклы чара уздырды. Катнашучылар төрле илләрнең кино, мультфильм, әкият геройлары булып катнашырга тиешләо иде. Мин урыс халык әкиятенең "Морозко"дагы Марфуша булып киендем
Әкият, кино геройлары булып

Бик кызыклы чарада сыйныф укытучыбыз дә катнашты. Ул Иван Пырьевның "Кубанские казаки" фильмыннан Марко Данилович Дергач персонажын куйды.
Әкият, кино геройлары булып

Джентльмены удачи, Виктория Токарева
Әкият, кино геройлары булып
Туган якны өйрәнү музее
6 нчы декабрьдә без сыйныфыбыз белән районыбызнын "Туган якны өйрәнү музее"на бардык. Музейга 1981 нче елда нигез салынган. Музейда элекке документлар, фотолар бар-Казан ханлыгының авыллары сурәтләнгән. К.Н. Щербаковның коллекциясеннән экспонатлар аерым урын алып торалар.
Туган якны өйрәнү музее

Туган якны өйрәнү музее
Туган якны өйрәнү музее

Туган якны өйрәнү музее

Укытучыларыбыз дә кызыксынып карап, тыңлап йөрделәр.
Туган якны өйрәнү музее
Казаным Башкалам
Сентябрьнең беренче ялында апам мине Казанга алып барды. Казан - борынгы шәһәрләрнең берсе. Искиткеч матур шәһәр! Ул - Идел буе регионында иң зур мәдәният-сәнгать үзәкләренең берсе. Казанда төрле милләт кешеләре яши. Мин мөселман кызы, һәм миңа Кол Шәриф мәчетен күрергә насыйп булды.
Казаным Башкалам

Шулай ук Казан урамнарыннан бик озак йөрдек, соклануым чиксез!
Казаным Башкалам

Казаным Башкалам

Богоявление чиркәве.
Казаным Башкалам

Казаным Башкалам

Казан төрле кызыклы скульптураларга дә бай шәһәр. Шуларның берсе- бака фонтаны(халык телендә шулай йөртелә).
Международный день добровольцев
5 нче декабрьдә бик матур чарага чакырулы идем. Мине волонтёрлык выставкасына, концертка чакырдылар. Бик эчтәлекле бәйрәм булды.
Международный день добровольцев

Международный день добровольцев
Инвалидлар көнена багышланган чара
3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Квантумда инвалидлар өчен җырлы биюле чара уздырылды. Бер беребезгә карта ягымлы, ачык йөзле булыйк
Инвалидлар көнена багышланган чара

Инвалидлар көнена багышланган чара