Мой прадедушка- ветеран войны
Автор
|
Опубликовано: 3861 день назад (20 марта 2015)
|
|
Минем бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны, Гаффаров Рәшит Хәбибулла улы 1926нчы елның 2 сентябрендә Кызыл Тау авылында туган. Сугыш башланганда бабама 14 яшь булган. 1941 нче елның ноябрь аенда авылдагы яшьләр белән бабай Чүрибурашка окоп казырга бара.Анда алар бер ай торалар, 36 градус салкынныр була ул елны. 1943нче елда, 17 яшендә, бабай сугышка китә. Аларны Буа станциясеннән товарный вагонга төяп җибәрәләр. Монголия чигендә килеп төшәләр.Анда военный форма бирәләр һәм ручной пулеметка куялар. Японнардан азат итү өчен бабаларны Кытайга җибәрәләр. Анда Манчежурия аша җәяү баралар, Хинган таулары аша үтәләр. Бөек җиңүне бабай Япониядә каршылый. Япониягә каршы сугышканда тиф авыруы эләктерэ. Аннары шул ук часьта медсанбатта санструктор булып эшли. 1947 елның көзендә имна авыруы сәбэпле “не строевой” дип кайтырга приказ бирәләр.Бабамның “За отвагу Отечественной войны” - ордены, ”Победа над Германией”, ”Победа над Японией”, ”За боевые заслуги” һәм башка медальләре бар. 2009 елнын 16 мартында бабай вафат булды.
669 просмотров
Комментарии ()
Рауф Аманов
#
20 марта 2015 в 15:52
+7
|
|
Гордись таким дедушкой!!!
|
|
Рауф Аманов
#
20 марта 2015 в 15:52
+5
|
|
Молодец, что написал нам про своего дедушку!!
|
|
Нурия Валиевна
#
20 марта 2015 в 20:25
+3
|
|
Очень хороший рассказ о прадедушке!
|
|
Алиса Гарифуллина
#
22 марта 2015 в 07:56
+4
|
|
Я конечно не понимаю по татарски,но думаю класс!!
|
|
Булат Гаффаров
#
23 марта 2015 в 20:07
+4
|
|
Рэхмэт! Сугышта булганнар барысы да геройлар!
|
|