Минем әбием (әниемнең әнисе) - алтын куллы әби. Ул 40 ел гомерен Мәдәният йорты директоры хезмәтенә биргән. Мәдәният белән бәйле булгач, һәрвакыт нидер эшләргә, уйлап чыгарырга, язарга кирәк. Авылдагы һәрбер чара аның башламы белән үтә иде. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Шуңа карамастан,ул хәзер дә кул эшләре белән шөгыльләнә. Картлар көненә багышланган конкурста аның кул эшләре беренче урын алды.
6 оныгы өчен ул яраткан әби. Менә алар.
Ә быел без аның 65 яшьлек юбилеен үткәрдек. Аңа озын гомер,сәламәтлек һәм бабам белән бергә озак яшәүләрен телим.