Шушы шигырьне укыгач,бездә үзебезне спорт буенча сынап карарга булдык. Тәнәфестә бик теләп теннис уйныйбыз. Бәлки киләчәктә без дә спорт буенча үз өлешебезне кертербез, уңышларга ирешеп,яңа үрләр яуларбыз
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
Спорт безнең дустыбыз.
Күнегүләр ясый-ясый
Чыныга тән, рухыбыз.
Сортны яратканга,
Җәйне көтеп алабыз.
Универсиадага җыя
Безне горур калабыз.
Спортчылар җыелыр
Төрле-төрле илләрдән.
Сокланырлык башкалабыз,
Төшмәс Казан телләрдән.
Президентыбызга рәхмәт,
Яшьләрне кайгыртканга.
Спорт түгәрәкләре гөрли
Башкалабыз Казанда.
Җаның кайсыларын тели
Шөгыльлән рәхим итеп.
Ходай биргән гомереңне
Үткәр син матур итеп.