Новые записи
Ильшат Кадыров
Снеговик в кино
вчера в 11:24 - Ильшат Кадыров 0 0
Фотоконкурс Я люблю Арск
Фотоконкурс Я люблю Арск
вчера в 11:14 - Ильшат Кадыров 0 0
Новогоднее представление во Дворце школьников
Новогоднее представление во Дворце школьников
вчера в 11:10 - Ильшат Кадыров 0 0
Елка главы Арского района
Елка главы Арского района
вчера в 11:04 - Ильшат Кадыров 0 0
Экскурсия на ТНВ
Экскурсия на ТНВ
7 января 2026 - Ясмина Рамаззанова 0 0
Волшебный мир Гарри Поттера
Волшебный мир Гарри Поттера
7 января 2026 - Ясмина Рамаззанова 0 0
Новогодняя сказка или Спасение тридевятого царства
Новогодняя сказка или Спасение тридевятого царства
7 января 2026 - Ясмина Рамаззанова 0 0
Экскурсия-шоу в МИНИСТЕРСТВО НОВОГОДНИХ ДЕЛ
Экскурсия-шоу в МИНИСТЕРСТВО НОВОГОДНИХ ДЕЛ
7 января 2026 - Ясмина Рамаззанова 0 0
Посетили новогодний волшебный спектакль "Дворец новогодних чудес"
Посетили новогодний волшебный спектакль "Дворец новогодних чудес"
7 января 2026 - Ясмина Рамаззанова 0 0
Наградили победителей конкурса "Сила слова о маме".
Наградили победителей конкурса "Сила слова о маме".
7 января 2026 - Ясмина Рамаззанова 0 0
КФУ
КФУ
6 января 2026 - Мария Иванова 0 0
Театр им.Качалова
Театр им.Качалова
6 января 2026 - Мария Иванова 0 0
Национальный Тебердинский Парк и Фотовыставка заповедников
Национальный Тебердинский Парк и Фотовыставка заповедников
6 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Обелиск на месте дуэли и гибели М.Ю. Лермонтова
Обелиск на месте дуэли и гибели М.Ю. Лермонтова
6 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Аллея бронзовых миниатюр в Пятигорске
Аллея бронзовых миниатюр в Пятигорске
6 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Грот Лермонтова в г.Пятигорск
Грот Лермонтова в г.Пятигорск
6 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Эолова арфа
Эолова арфа
6 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Скульптуры,посвящённые Чебурашке в г. КИСЛОВОДСК
Скульптуры,посвящённые Чебурашке в г. КИСЛОВОДСК
3 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Памятник А.И. Солженицину в Кисловодске
Памятник А.И. Солженицину в Кисловодске
3 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
скульптурная композиция «Подписание рескрипта Александра I о строительстве курорта на Кавказских Минеральных Водах»
скульптурная композиция «Подписание рескрипта Александра I о...
3 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0

Себер тракты музее

Автор
Опубликовано: 3008 дней назад (16 октября 2017)
Редактировалось: 3 раза — последний 4 января 2026
Настроение: отличное
Играет: да
+7
Голосов: 7
Себер тракты музее
Безнең Балтач районы да -бай тарихлы районнарнаң берсе. Район үзәге булган Балтач авылына 1396 нчы елда нигез салынган. Район аша данлыклы Себер тракты уза. Сәяхәт вакытында А.Н.Радищев , Балтач аркылы үтә һәм үзенең елъязмаларында Яңгул, Кариле, Арбаш авыллары, халкыбыз турында җылы сүзләр язып калдыра.
Себер тракты музее
Минем күңелемә бигрәк тә “Себер тракты” һәм Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музейлары кереп калды.

Алар Карадуган авылында ике катлы йортта урнашкан. Музей 1976 елның 15 февралендә ачыла. Үсеп килүче буыннарны тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеге өчен 1990 елда музейга М. Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә.
М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы ачыла. Нигезгә һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар салына.
1995 елдан сәүдәгәр Мортаза Мулюков (исеме Казан губернасыннан читтә дә билгеле була) тарафыннан 1911 елда Себер трактында кунакханә буларак төзелгән ике катлы таш бина музейга әверелә. Аның беренче катында йорт кирәк яраклары кибете була, ә икенче катта кунакханә бүлмәләре урнаша. Авыл аркылы Себер тракты узуын, Карадугандагы борынгы почта станциясен һәм сөргенгә каторжаннар үтә торган юлны исәпкә алып, музейны «Себер тракты тарихы» музее дип атыйлар.

Музей... Монда нәрсә генә юк! Мәсәлән, 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе – телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче телевизор, һәм Россиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм иткән әйберләр урын ала.
Себер тракты музее ачылган чакта, анда 2000 экспонат исәпләнсә, хәзерге көндә 3870кә җитте. Музей ачылу көненнән башлап анда 61000 мең кеше, шул исәптән, АКШ, Германия, Турция, Канада, Австралия һ.б. ил вәкилләре дә булган. Музейга кергән һәр кеше, аның бизәлешенә, тарихи байлыгына соклана.

Аерым кешеләрдән, шәхси коллекционерлардан җыелган тарихи әйберләр, истәлекле язмалар , күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә; халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында туган төбәгебез үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары, оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.
Мондагы матурлыкны күреп, мондагы элеккеге әйберләрне күргәч, мин халкымның тырыш хезмәте алдында баш иям. Чөнки мин халкыбызның чын үткәнен күз алдыма китердем.

Карадуган авылына
Бардым шул мин музейга.
“Тарихны беләсең килсә,
Ялындырма, кил , әйдә”

Ничек яшәгән бабамнар,
Ничек соң киенгәннәр.
Хәтта кайларда йөргәнен
Хәбәрләшеп белгәннәр.

Белдем мин барысын да,
Аптырадым кайвакыт.
Беренче телевизор да
Тора почмакта ятып.

Кайсы бик матур яшэгэн,
Булган барлык жиһазы.
Кайберләре салам белән
Япкан икән түбәсен.

Савыт- саба, чынаяклары
Булган агач һәм җиздән.
Сукасын да, пычагын да
Сый белгәннәр икән.

Башларында сатин яулык,
Киң күлмәк өсләрендә.
Алъяпкычларын ябынып
Чыкканнар икән эшкә.

Авыр эшне башкарганнар
Башларын күтәрмичә.
Ат, бозауларны җиккәннәр,
Ярамый, җир сөрмичә.

Җир ашаткан кешеләрне,
Ипи-су җирдән булган.
Кичләрен керосин ягып,
Кул эше - шөгыль булган.

Уңган булган барысы да,
Мәшгуль булган hәр кеше.
Ир-атлары ауга чыкса,
Хатын-кызга өй эше.

Бала-чага да укыган,
Уйнарга да өлгергән.
Кунакка да йөрешкәннәр,
Табыннар уртак булган.

Бергә игенен чәчкәннәр,
Бергә җыеп алганнар.
Татары да , урысы да
Дус һәм тату торганнар.

Себер тракты музее
Себер тракты музее
Себер тракты музее
848 просмотров
Комментарии (11)
Игошин Яромир # 16 октября 2017 в 11:05 0
Здорово!
Амин Закиров # 16 октября 2017 в 11:46 0
Спасибо друг!
Кочетков Мансур # 16 октября 2017 в 11:21 0
Матур!
Амин Закиров # 16 октября 2017 в 11:47 0
Рәхмәт!!!
Альбина Хамидова # 16 октября 2017 в 11:39 0
Амин бу шигырьне кайдан алдын?
Амин Закиров # 16 октября 2017 в 11:48 0
Албина үзем яздым, әни дөресләде.
Алиса Гарифуллина # 16 октября 2017 в 11:46 0
Здорово!!
Амин Закиров # 16 октября 2017 в 11:48 0
Спасибо , Алиса!
Гульназ Марданова # 4 ноября 2017 в 12:30 0
Әфәрин, Амин!
Гузаль Ахтямова # 4 ноября 2017 в 12:58 0
Әфәрин, Амин!
Фарит Мадияров # 4 ноября 2017 в 13:21 0
Әфәрин, Амин!