Ап-ак карлар ява башлады. Ботен донья ак булды. Йомшак мамыктай кар белэн уйнарга диеп Эминэ белэн Эмир урамга уйнарга чыктылар. Бик рэхэт иде тышта, суык бабай балаларнын битлэреннэн чеметеп тэ ала иде. Шул вакыт Эминэ белән Эмир этилэре белэн бергэ ясап куйган жимлеклэренэ кошлар килгэннэрен куреп алдылар. Анда азык бик аз калган иде инде. Шуна алар ойлэреннэн тагын ярмалар хэм ипи валчыкларын алып чыгып салдылар. Кузэтеп торган кошлар шул ук вакытта жимлеккэ куркып кына килеп кундылар. Балаларнын яхшы ният белэн аларга булышканнарын анлагач, кошлар тагын да якынрак килделәр.
Кыш узе бик матур, ак хэм дэ саф булса да, кош кортларга, жэнлеклэргэ кайчак кырыс карый. Шуна курэ без дэ аларга булышырга, аларны кайгыртырга тиешбез.