Китап — ул минем өчен белмәгән — күрмәгән җирләрдә сәяхәт итү, хыяллар илендә йөзү. Дөньяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда. Кечкенә чагымда китаплар белән мине дәү әнием таныштырса, бүгенге көндә уку дәресләрендә татар теленә генә хас булган, матур әсәрләр белән үзем танышам. Һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам.