Кичә мин Казанның Камал театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Җанкисәккәем" спектаклен карадым.Балалар өчен көндезге спектакльләр әлегә булмаса да,күптәннән инде Камал театрына барасым килгән иде. Беренчедән, бу театр миңа бик ошый.Икенчедән,әлеге спектакль безнең гаилә өчен бик истәлекле.Әтием белән әнием егет һәм кыз чакларында һәрвакыт шушы спектакльне карарга йөргәннәр, хәзер дә аны бик яраталар.Алты яшемдә мине дә алар беренче тапкыр "Җанкисәккәем"гә алып барган иде!Һәм менә шүрәлеләр турындагы спектакльне икенче тапкыр барып карадым.Артистлар- мин элекке караган составта, алар һич картаймаган.Музыка, биюләр - шәп!Гомумән,бик шәп спектакль!Эчтәлеген сөйләп тормыйм,аны үз күзең белән барып күрергә кирәк.Шунысын гына өстисем килә:спектакль 25 елдан артык сәхнәдә бара икән, аны карарга тамашычылар һаман да яратып йөри!