ГлавнаяБЛОГИЧингиз рекомендуетКариев театрында шәп спектакль карадым!

Новые записи
Старинный трамвай
Старинный трамвай
8 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Колокольня Богоявленского собора
Колокольня Богоявленского собора
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Богоявленский собор
Богоявленский собор
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Церковь
Церковь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Церковь в Чебоксарах
Церковь в Чебоксарах
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Открытие памятника
Открытие памятника
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Красивая экспозиция
Красивая экспозиция
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей истории Свияжска
Музей истории Свияжска
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Макарьевский монастырь
Макарьевский монастырь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
ГРАД СВИЯЖСК
ГРАД СВИЯЖСК
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Национальный экспонат
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей
Музей
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Ходили в кино с другом
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Ходили в кино с другом
Ходили в кино с другом
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Церковь
Церковь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Памятник-фонтан
Памятник-фонтан
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0

Кариев театрында шәп спектакль карадым!

Автор
Опубликовано: 2335 дней назад (20 апреля 2019)
Редактировалось: 6 раз — последний вчера в 02:22
+4
Голосов: 4
Татарстанның мәдәни командасы, сәлам!
Кичә 18 апрельдә Кариев театрында “Печән базары” драмасын карадым һәм аннан алган көчле тәэсирләрне сезнең белән дә шатланып уртаклашам! Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшьләр театры һәм аның спектакльләре миңа бик таныш. Бу театрга без гимназиядән, сыйныфыбыз белән дә еш киләбез. Энем белән икебезне әни дә монда быел берничә тапкыр алып килде. Уку елында караган спектакльләрнең иң ошаганнары: “Асылкош җыры”, “Әйт әле, күбәләк”, “Печән базары”.
Спектакль иң зур татар шагыйре Габдулла Тукай турында (киләсе атнада шагыйрьнең тууына 133 ел тула). Аны театрның баш режиссёры Ренат Әюпов хәзерләгән.
Элек Габдулла Тукайны аның әкиятләрен, шигырьләрен укып белә идем. Һәм Тукай музеенда экскурсияләрдә безгә аның турында күп сөйләделәр. Ә хәзер чын Тукайны күргән кебек булдым. Монда миңа әле таныш булмаган персонажлар да очрады, мәсәлән, беренче татар театры артистлары һәм Тукайның дусты Фатих Әмирхан. Ә Габдулла Тукай булып өч артист уйный, Апушны, Тукайны һәм Ак Тукайны. Габдулла әфәнде Казанга кайтып кунакхәнәгә урнаша, дуслары аңа гел ярдәм итә. Ул әсәр яза. Ә кайсы әсәрләр язганын без сәхнәдә дә күрдек, аларның персонажлары чыга тора. Кызык, Тукай үзе әкиятләрендә уйлап чыгарган персонажлары белән очраша. Тормышта болай булмаса да, бераз хыяллангач бу мөмкин бит! Су анасы, Шүрәле һәм башкаларны тагын бер тапкыр күрүемә мин шат идем. Музыка, җырлар, шигырьләр бик ошады.
Ләкин миңа Тукай бик кызганыч булды. Шагыйрь каты йөткерә, аны хастаханәгә салдылар. Табиб аны, терелми, дип әйтсә дә, мин әле спектакль беткәнче Тукай үлмәс, исән калыр дип өметләндем. Ә ул чыннан да, яшәгән чагында бик нык авырган икән. Габдулла Тукай үлгәндә аңа 27 яшь кенә булган... Димәк, спектакль тормыштан алынган. Ниндидер явыз җан Тукайга шигырьләр язмаска куша. Әгәр язмаса, ул аны терелтәм, исән калдырам дип әйтә. Спектакльдә бу күренештә мин куркып утырдым. Дөрестән дә куркыныч иде. Ләкин Тукай егетләрчә, баш тартты. Аның өчен шигырь язу һәм халкы өчен эшләү беренче урында иде! Көчле, иҗатка тугры кеше булган безнең Тукаебыз. Кариев театрындагы спектакль моны шундый шәп итеп күрсәтте.
Спектакль ошагач, мин аның турында һәм театр турында тагын күбрәк беләсем килде. Мәсәлән, кайтканда без элек Печән базары урнашкан җирдә “Болгар” кунакханәсе булган бинаны һәм Бауман урамы янында Клячкин хастаханәсе булган бинаны карадык. Әни миңа Тукайның “Болгар” кунакханәсендә яшәвен, шунда спектакльгә исем биргән “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын язганын һәм Клячкин хастаханәсендә үлүен сөйләде. Шунда шагыйрьнең битеннән үлгәннән соң битлек төшереп алганнар (ул шагыйрь музеенда саклана). Ә “Болгар” бүген инде сакланмаган, аны мин туганчы ук сүткәннәр... Спектакль үзе дә Кариев театрында мин туганчы ук куелган икән! Миңа инде тиздән унбер яшь тула. Ә “Печән базары” 2006 елда ук Бишкәк шәһәрендә узган “АРТ-ОРДО” II Халыкара театр фестивалендә “Иң яхшы спектакль” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен алган! Әнә нинди өлкән һәм затлы ул “Печән базары” спектакле. Бу турыда белгәч, мин горурландым. Минемчә, спектакль өлкән булса да, ул беркайчан искерми. Чөнки Тукай һәм ул яшәгән чор, бөек шагыйрьнең иҗаты кешеләргә һәрвакыт кызыклы.
Спектакльгә без, һәрвакыттагыча, кечкенә энемне дә алып бардык. Аның тизрәк үсеп, минем белән бергә театрларга йөрүен телим. Әни әйтмешли, театрның булачак тамашачысын үстерәбез. Ләкин бу спектакль өчен энекәш әле бәләкәй икән, аның карыйсы килмәде. Ә Кариев театрының “Зөһрә” спектакле (без анда 7 апрельдә бардык) миңа инде “бәбиләрнеке” кебек тоелды. Ләкин икебезгә дә спектакльдән соң булган мастер-класс ошады! Ни өчен бу турыда язаммы? Спектакльдән соң шушы темага мастер класс бик кызыклы һәм мавыктыргыч икән ул. Һәм без әлегәчә йөргән театрларның берсендә генә дә мастер-класс уздырганнарын күргәнем юк. Кариев театрында бүтән мастер-классларны да күрәсе килә. “Печән базары” спектаклен карагач та рәхәтләнеп мастер-класста катнашкан булыр идем, “Әйт әле, күбәләк”тән соң да.
Апрель ахырында без сыйныфыбыз белән яңадан Кариев театрына барырга уйлыйбыз, билетка акчаны күптән җыйдык инде. Монда безне шатланып каршы алалар, “тагын килегез!” дип озатып калалар. Ә без гимназиядә дәрестә спектакльләр турында фикер алышабыз. Бер тапкыр сыйныфта Кариев театры турында сөйләшкәндә, мин анда эшләүче апа-абыйларның да тамашачыларны татар милли орнаментлы матур киемнәр киеп каршы алуын теләр идем, дидем. Ышанам: шулай булыр да әле ул, чөнки монда кешеләр өчен һәрнәрсә матур һәм җайлы булсын дип тырышалар бит.

Для тех, кто не понял мой татарский текст - вкратце. Мы часто ходим в театр Кариева с классом. Также меня с братом водит в этот театр и мама. 18 апреля мы ходили на спектакль "Печән базары".Спектакль посвящён великому татарскому поэту Габдулле Тукаю. Я восторге! А 30 апреля мы всем классом опять собираемся в этот уютный театр, где сотрудники очень тепло нас встречают.
Кариев театрында шәп спектакль карадым!
"Спектакль тизрәк башлансын иде!" дип көтеп утырганда
Кариев театрында шәп спектакль карадым!
Габдулла Кариев исемендәге театрның бүгенге һәм иртәге тамашачысы
Кариев театрында шәп спектакль карадым!

Кариев театрында шәп спектакль карадым!
"Зөһрә"дән соң мастер-класс

Кариев театрында шәп спектакль карадым!
Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән фотога төштек. Ул безнең гимназияне тәмамлаган һәм Кариев театрында кызыклы проектлар алып бара!
Кариев театрында шәп спектакль карадым!
764 просмотра
Комментарии (8)
Александра Бадертдинова # 20 апреля 2019 в 02:50 0
Молодец Чингиз!
Ильнур Назипов # 20 апреля 2019 в 04:27 0
Бик матур язгансың!
Айгуль Алишева # 20 апреля 2019 в 05:30 0
лови +
молодец
Аделина Фазлыева # 20 апреля 2019 в 05:42 0
+2,очень интересно ,молодец!
Амир Насибуллин # 20 апреля 2019 в 08:15 0
Молодец! Очень интересно!
Ангелина Байбакова # 20 апреля 2019 в 09:30 0
Чингиз, по-татарски я не очень все понимаю, но чувствуется, что блог написан с большой любовью к театру! Ты очень культурный мальчик! Спасибо тебе за культурные блоги, новости и желаю тебе успехов во всем!
Чингиз Сафиуллин # 21 апреля 2019 в 05:52 0
Друзья, спасибо вам за добрые отзывы. Всем вам желаю успехов в проектах КДШ, в культурном развитии и по жизни вообще!
Саида Петренко # 22 апреля 2019 в 13:06 0
Как интересно!