Дусларым!Яңа ел алдыннан Ислам мәдәнияте музее интерактив рәсемнәр конкурсын уздырды. Анда "Гаилә - табигый. Гаилә - байлык" дигән рәсем белән мин дә катнаштым.Вконтактеда рәсемнәр өчен лайк куйган барлык кешеләргә рәхмәт! Минем рәсемем призер булмады,ләкин музей бүген миңа катнашучы дипломын җибәргән!!!Бу көтелмәгән сюрприз булды. Портфолиога тагын бер диплом өстәлүгә мин бик сөендем! Конкурсны оештыручылар барлык эшләрдән интерактив күргәзмә эшләргә вәгъдә иткән иде. Хәзер инде Ислам мәдәнияте музееныа барып,үз күзем белән әлеге күргәзмәне күреп кайтасым гына калды. Күргәзмә булса,безнең рәсемнәрне күпме кеше күрәчәк бит! Ә кемнәргәдер, бәлки, минем рәсемем дә ошар әле.