Казанда бер бик бай музей бар.Ул НКЦ -Татар милли мәдәни үәгендәге "Казанның 1000 еллыгы" музее.Культурный дневникта быел аның турында язмалар очратмадым,чөнки НКЦ алдында хәзер бик зур төзелеш эшләре бара,бина янына якын килеп булмый.Димәк,музей да эшләмидер,дип уйлыйлар кешеләр.Беренче тапкыр барганда,без дә музей эшләми дип,борылып кайтып киткән идек. Ә музей эшли икән!!!Бары тик аңа Федосеевская урамыннан, Казанка елгасы ярыннан килеп,биек баскычтан күтәрелергә кирәк икән.
Бу музейда Казан тарихы гына түгел,Татарстан һәм татар халкы тарихы, мәдәнияте дә бик әйбәт күренә.Монда Казан ханнары һәм аларның тәхете, атаклы шәхесләр турында,кием салым,көнкүреш һәм бизәнү әйберләре белән бәйле экспонатлар бар. Гомумән музей үзе дә бик матур җирдә,Казансу яры буе калкулыгында урнашкан.Моннан Казан шәһәренең күренеше бик матур!
Музей турында фотографияләрне карый һәм бәяли аласыз:
http://diary-culture.ru/clubs/photoalbum3258