Ә.Мәҗитов исемендәге музейда экскурсиядә булдым. Бу музейда танылган рәссамның картиналары,этюдлары эленгән.Алар бик күп һәм төрле. Рәссам татар тормышын бик әйбәт,якыннан белгән,бик яратып сурәтләренә төшергән. Ул күпкырлы шәхес булган,аның картиналарында диңгез һәм балыкчыларны,Дымка уенчыгын ясау остасын,балаларны,шәһәр күренешләрен һ.б. күрергә мөмкин.
Хәзерге вакытта музейда Эйдиновның "Көзге Хакасия" темасына багышланган күргәзмәсе бара. Үзенчәлекле стилдә иҗат ителгән картиналар бик кызыклы.Картиналарны үзем карап,үзем фотога төшереп йөргәндә үземне искусствовед кебек хис иттем!!! Музейдан фотоларны карап,бәяләгез һәм комментарийлар языгызчы!
http://diary-culture.ru/clubs/photoalbum3256