Сәлам, дуслар!
Күптән түгел мин Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия тетрында быелгы иң беренче премьера спектакле, "Гөлшаян" дигән комедия-буфф карадым.Миңа ул бик ошады. Нәрсә соң ул комедия -буфф? "Буфф" - ул шаяру, көлке дигәнне аңлата икән.Чыннан да комедия бик көлкеле иде.Бу комедиядә артистлар клоуннар кебек бутафор киемнәр кигән, декорацияләр һәм реквизитлар да цирктагы кебек гадәттән тыш зур. Комедия авторы - татар совет драматургы Мирсәй Әмир. Режиссер - Рәшит Заһидуллин.
Тинчурин театрында минем элек тә булганым бар, ә бу спектакль бик истә калырлык матур тамаша иде. Спектакльне татарча да, колакка колакчыннар киеп русча да карарга һәм тыңларга була.