Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел.
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы-иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу халкыбызның ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632253 ленинградлының гомере өзелә. 2019 нчы елның 27 нче гыйнварында Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан мәктәптә “Ленинград камалыш елларында” дигән тема астында батырлык дәресе үткәрелде. Ул тарих укытучысы һәм яшьармиячеләр оешмасы членнары катнашында үтте. “Ленинград Бөек Ватан сугышы елларында” дигән темага китаплар күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин иде. Укучыларга Ленинград камалышы көннәренә багышланган видеофильм да күрсәтелде.