Әфган сугышы, Әфганстан....9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән сугыш һаман серле табышмак булып кала килә.
13 мең, 833 ир-егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е гарипләнде, 312 яугир хәбәрсез югалды, 18-е чит илләргә озатылды...
Шулар арасында авылдашларым
Гатин Илсур, Вакилов Фаиз, Бертуган Гараев Рәсүл һәм Рәсил, Анваров Зинфир, Гафуров Булат,
Галлямов Илфат да бар. Кызганычка каршы бугенге кондә Гафуров Булат һәм Анваров Зинфирабыйлар безнең арабызда юк.
Сугышлар туктасын, бүтән сугыш китергән ач кайгылар булмасын иде