Заманов Хәсән Заман улы 1912 елда Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте—татар. Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларында. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша. ... 1944 елның 10 гыйнварында аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, Ижау шәһәренә әйләнеп кайта, соңыннан Свердловск өлкәсендәге Покровск-Уральский поселогында яши. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1956 елның 20 ноябрендә вафат була. Герои Советского Союза.