Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Балачактан тулы ятимлек ачысын татый: әнисе, нәни Әлфиягә нибары 5 яшендә дөнья куя. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Кызчыкны әнисенең сеңлесе тәрбияли.
Әлфия Авзалова – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены иясе була. 1960 елда аңа “Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен” Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда “Татар эстрадасы легендасы” мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда “Моң патшабикәсе” документаль фильмы күрсәтелә.
Җырчы 84 яшендә 2017 нче елның 15 июнендә вафат булды. Әлфия Авзалова Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.