Әниемә
|
Автор
|
Опубликовано: 3995 дней назад ( 1 декабря 2014)
Настроение: отличное
Играет: быстрое
|
|
Һәйкәл куяр идем Әниемә...
Сабырлыкның алсу гөленнән.
Бер кайчан да түгелмәсен иде
Кайнар яшьләр аның күзеннән!!!
Әрнү-газапларын алып ташлап,
Бәхет өяр идем җаныңа,
Син әле дә сабыр Әни бәгърем
Мин баш иям синең каршыда!!!
Яшьләр мени?...энҗе тама җиргә...
Җем-җем килеп җирне иркәли.
Очкын чәчкән караш күрер өчен
Бирер идем Әни, әллә-ни.
Кулларыңны алам кулларыма
Әни син бит миңа бик кирәк!
Озын гомер ,олы бәхет теләп
Яңа елга керик бергәләп.
Бар булганым... Син булганга гына,
Вакытында бирдең киңәшең,
Гомерем буе синең сүздән чыкмый,
Рәхмәт укып гомер итәмен.
Һәйкәл куяр идем Әниемә
Исемнәрен язып алтыннан...
Шөкер Аллам! Әнием! дип сагынып,
728 просмотров
Комментарии ()