ГлавнаяМои достиженияМинем бәхетле мизгелләрем

Минем бәхетле мизгелләрем

23 ноября 2015 - Зиля Аглетдинова

       Мин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган  "Укыту — тәрбия һәм хезмәт  эшчәнлеге вакытында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары" дигән бәйгедә рәсем эше белән катнашып, район этабында җиңү яуладым. Һәм минем эшемне республика бәйгесенә җибәрделәр. Анда мин "Иң яхшы рәсем" номинациясендә 2 нче урынга лаек булдым.

       Әлеге бәйгедә катнашуыма мин бик шат, чөнки үз — үзеңдә ихтиярь көчеңне сынап карап, башка районнардан килгән укучылар белән аралашып, дуслашып була. Республика күләмендә үткәрелгән конкурста беренче тапкыр катнашуым, әмма мин киләчәктә дә мондый конкурсларда катнашырмын диеп өметләнеп калам.

Рейтинг: +25 300 просмотров
Комментарии (25)

tatbook.ru