ГлавнаяМое хоббиЧишмәбезне саклыйк.

Чишмәбезне саклыйк.

9 декабря 2015 - Камиля Тагирова

Чишмәбезне саклыйк.

   Һәр кешенең туган җире, үз авылы бар. Минем авылымның да табигате бик матур.

Ел буе челтерәп аккан чишмәбез мине үзенә дәшә. Ул авылыбызның бик матур җиренә урнашкан. Тирә-ягында чисталык, яшеллек, гүзәллек. Бездәгедәй чишмә бер җирдә дә юктыр ул.

 Чишмәбез тау итәгеннән агып чыга. Челтерәп, вак ташлар арасыннан түбәнгә йөгерә, инешкә барып кушыла. Авыл халкы шул чишмәдән су ала. Чишмәбезне буралап, торба салдылар. Шуңа күрә аның суы бервакытта да бетми. Чишмәбезнең суы бик тәмле булганга, аны күрше авыллар, Казаннан кайткан кунаклар үзләре белән алып китә. Чишмә аларны үзенең моңлы тавышы белән озатып кала.

Табигать биргән байлыгыбызны – чишмәбезне саклыйк, югалтмыйк. 

Рейтинг: +1 116 просмотров
Комментарии (1)

tatbook.ru