ГлавнаяСвободная темаНовая зимняя сказка

Новая зимняя сказка

25 марта 2019 - Дина Хакимзянова

Кар Бөртеге- Карбатыр турында әкият.

  Борын-борын заманда, безнең якларда, яшәгән ди, булган ди Карбатыр исемле кар бөртеге.Аның бөтенләй дә иптәшләре булмаган, шуңа ул бик күңелсезләнеп йөргән.Берзаман ул дуслар табарга уйлаган hәм көннәрдән беркөнне сәяхәткә кузгалган. Бик озын юллар узган Карбатыр, урман-кырлар, диңгезләр кичкән.Бара торгач, бик зур тауга юлыккан.Менеп киткән тау башына.Менгән саен хәлсезләнүен сизә икэн, кар бөортеге.Чөнки өскә менгән саен кояш ныграк кыздыра, ди. Карбатыр кире аска төшеп төн җиткәнен көтә башлаган.Көнне тау куышында, күләгәдә уздырган hәм төнлә кабат юлга кузгалган.Төннәрен салкынчарак булганлыктан, тиз генә тау башына менеп тә җиткән, ди, безнең батырыбыз. Бик күп җирләр гизеп кар бөртеге төньякка барып җиткән. Бу якларда Салкын боз дигән шәhәр бар икән.Монда килеп җиткәч күрә бу, монда бөтен җир боздан икән.Ары барып карый, бире килеп карый, бер генә кар да күренми, ди.Үз иптәшләрен тапмагач, тагын юлга кузгала батыр кар бөртеге.

  Ай үткән, ел узган ерак юлларны Карбатыр, ниhаять Кар иле дигән шәhәргә килеп җиткән.Шәhәр башында ук бер йорт бар икән, хәлдән таеп шунда кергән бу.Ә анда бик матур кар бөртеге-Карсылу яши икән.Бераз ял итеп алгач, Карбатыр үзенең ни йомыш белән юлга кузгалуын сөйләгән.Карсылу аңа биредә бик күп кар бөртекләре яшәве турында әйткән. Карбатырны барлык дус-ишләре белән таныштырган.Алар кунакны бик яхшы каршы алганнар hәм дуслашып киткәннәр.Монда күңелле икән, дигән Карбатыр hәм иптәшләре янында, Кар илендэ яшәргә калган.

  Үзенең туган ягын да сагына икән, кар бөртеге-Карбатыр.Иптәшләренә үз илен күрсәтү теләге дә зур икән. Шулай итеп, ниятьләп, кар бөртекләренең барысын да алып, туган ягына кайтып килергә булган.Карбатырның иптәшләре дә безнең якларны бик ошатканнар, ди.Шуннан елга бер мәртәбә,өч айга  дип, кунакка кайтып йөри башлаганнар. Менә шуңа күрә, бездә ,өч ай кыш айлары булып санала, ди.

Рейтинг: +4 69 просмотров
Комментарии (1)
Дина Хакимзянова # 25 марта 2019 в 19:40 0

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ