ГлавнаяЛитератураМинем яраткан укытучым

Минем яраткан укытучым

15 ноября 2016 - Амин Закиров

Минем яраткан укытучым

Мин укытучы hөнәрен игенче hөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

  Ул-минем  укытучым Фәридә Фәрит кызы. Моннан бер ел элек  унсигез бала узебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көлэч йөзе, ягымлы күз карашы hәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезг ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белэн безне белем диңгезенә алып кереп китте. Минем укытучым дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел hәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне hәм кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакытта игътибар белән тынлый, юата, ярдәм итә. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм. Аңа авыр hәм мактаулы эшендә уңышлар hәм сәламәтлек телим!

Рейтинг: 0 154 просмотра
Комментарии (0)

tatbook.ru