ГлавнаяКонкурс «Каникулы с пользой»Бер көндә ике спектакль, бер атнада ике музей, 1 күргәзмә

Бер көндә ике спектакль, бер атнада ике музей, 1 күргәзмә

25 марта 2016 - Ильнар Зайдуллин

Бүген, ягъни 25 нче мартта, районның мәдәният йортында театр көне кысаларында Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектакле сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Спектакльне үзешчән артистлар әзерләгәннәр иде. Миңа бик ошады!

Хәтта мин Рәхмәтулла ролен уйнаучы артистны кызганып та куйдым. Аны 6 хатын-кызның үзенеке итәселәре килә. Ә ул бирешми. Үзе белән бергә бухгалтер булып эшләүче туташ-ханымнарның артык игътибар бирүләрен шаяруга бора, һәркемне тыңлый белә, аларның хәленә керә. Ә үзенең күңелендә ут уйный икән бит аның: гомер иткән хатыны 15 ел урын өстендә ята, ә ул хезмәттәшләренә  белдерми. 

Рәхмәтулла һәрчак хезмәттәшләренә карата игътибарлы, аларга ярдәмгә килергә ашыгып тора. Ул аларны әле чәй белән сыйлый, әле моң-зарларын тыңлый.

Комедия бик кызыклы булып чыкты. Залда утырган халык спектакльнең башыннан алып ахырына кадәр кул чабып утырды!  

Минем бер теләгем бар: мондый спектакльләр безнең районда ешрак уйналсын иде!

Бүген шулай ук Т.Миңнулинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен дә карадым. Әлеге спектакльне мин бер тапкыр караган идем инде. Аны безнең авыл үзешчәннәре  уйнаган иде. Безнекеләр район күләмендә беренче урын алганнар. Шуңа күрә бүген алар район мәдәният йорты сәхнәсендә уйнадылар. Аларга  диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар. 

Безнекеләр Казан артистларыннан ким түгел!

23 нче мартта мин Туймазы шәһәрендә музейда булдым. Анда һәр баруымда таң калып кайтам мин!

Туймазы шәһәрендә  Г.Тукайның Шүрәлесенә багышланган картиналар күргәзмәсендә дә булдым мин дусларым белән бергә 23 мартта. Без бөтенебез дә әлеге картиналарны күреп таң калдык. Нинди генә Шүрәлеләр юк монда! 

Каникулның соңгы көнендә без Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә урнашкан музейда булдык. Әлеге музей экспонатларга искиткеч бай. 

Ә менә мондый йомырканы бары әлеге музейда гына күрергә мөмкиндер.Моңарчы бүтән музейларда күргәнем юк иде.

Рейтинг: +176 755 просмотров
Комментарии (29)

tatbook.ru