ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайЯраткан авылым

Яраткан авылым

2 ноября 2015 - Алмаз Мингулов

Яраткан авылым

       Минем туган авылым- Салагыш. Ләкин үз авылымнан ерак та түгел урнашкан әниемнең туган авылын Уразайны да туган авылым кебек яратам, үз итәм. Ял көннәремне  Уразайда әбием белән бабам янында үткәрәм. Ул республикабызның иң читтәге районнарының берсе – Әгерҗе районы составына керә. Табигате белән матур як ул Уразай яклары. Уразайны урман уратып алган. Авыл кырыеннан гына Әҗәү елгасы челтерәп ага. Мин кечкенәдән үк Уразай авылының куе урманнарын, елгасын, кайнар комнарын, табигатен күреп үстем һәм хәзер дә сокланам.

       Уразай авылы зур түгел. Анда сиксәнләп кенә хуҗалык. Мин авылыма гына сокланмыйм, ә кешеләренә дә сокланам. Тырыш, хезмәт сөючән, яхшы күңелле кешеләр күп безнең авылда. Авылымда алдынгы балта осталары, тракторчылар, терлекчеләр яши. Комбайнчы, тракторчы абыйларның, ындыр табагында ашлык җилгәрүче, ипи пешерүче апаларның тырышлыгы белән үстерелгән, безнең табыныбыз күрке булган икмәкнең кадерен белергә кирәк. Бездә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Авылымның уңдырышлы туфрагында арыш, борчак, арпа, солы, бәрәңге    күкрәп үсә.          

      Авылым елдан – ел яңара, матурлана. Күптән түгел генә яңа мәчет, мәдәният йорты һәм медпункт ачылды. Авылыбызда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бар.

Урманнарында каен, имән, чыршы, нарат, усак, карагай, карама агачлары үсә. Аеруча каен урманнары бик матур.

 

Җәен без урманга җиләк, гөмбә җыярга барабыз. Уразай авылында төрле бәйрәмнәр дә билгеләп үтелә. Туган ягыбыз, авылыбыз, һәркемгә дә газиз, җаныма якын. Мин авылымны яратам.   

 

Рейтинг: +19 850 просмотров
Комментарии (23)
Динар Исламов # 2 ноября 2015 в 21:21 0
молодец
Алмаз Мингулов # 2 ноября 2015 в 21:27 0
Рәхмәт!
Камиль Хакимзянов # 30 ноября 2015 в 17:11 0
Матур )) мэкалэн дэ бик яхшы ))
Алина Сафина # 3 ноября 2015 в 07:14 0
красивые места
Алмаз Мингулов # 3 ноября 2015 в 13:54 0
Рәхмәт, Алина!
Андрей Догадин # 3 ноября 2015 в 18:49 0
Красота!
Алмаз Мингулов # 4 ноября 2015 в 10:09 0
Спасибо, Андрей!
Камилла Юнусова # 4 ноября 2015 в 13:13 0
матур урында яшисен икэн!
Алмаз Мингулов # 4 ноября 2015 в 13:29 0
Рәхмәт, Камилла. Әйе, бик матур урында яшим. Фотоларда барсын да күрсәтеп булмый.
Ильяс Шакиров # 6 ноября 2015 в 21:08 0
Бик матур
Алмаз Мингулов # 6 ноября 2015 в 21:09 0
Рәхмәт. Бик яратам авылларымны.
Анна Исламова # 7 ноября 2015 в 22:23 0
Молодец, хорошо написал.
Алмаз Мингулов # 7 ноября 2015 в 22:56 0
Спасибо,Анна.
Амир Бариев # 8 ноября 2015 в 10:24 0
молодец
Алмаз Мингулов # 8 ноября 2015 в 10:40 0
Рәхмәт, Амир!
Алия Шакирова # 9 ноября 2015 в 15:32 0
Бик матур Алмаз!
Алмаз Мингулов # 9 ноября 2015 в 18:12 0
Рәхмәт, Алия!
Инсаф Шамбазов # 22 ноября 2015 в 19:40 0
Очень интересная статья!!!
Зиля Бикмаметова # 22 ноября 2015 в 23:53 0
5++++++++++
Ралина Гарипова # 23 ноября 2015 в 00:15 0
Красота!
Ислам Шайдуллин # 11 декабря 2015 в 19:34 0
Шундый матур!
Алмаз Мингулов # 11 декабря 2015 в 19:59 0
Барыгызга да рәхмәт!
Раиль Султанов # 16 декабря 2015 в 00:18 0
dance