ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайӘхмәт абый Рәшит бездә укыган!

Әхмәт абый Рәшит бездә укыган!

10 декабря 2018 - Рифат Низамиев

Әлеге юллар авторы шагыйрь Әхмәт абый Рәшит белән горурланабыз. Ул безнең мәктәптә укыган.

И кайда сез яшьлек елларыбыз  –  Вахитовта укып йөргән чак.

Киләчәккә илтер хыялларны ал төсләргә генә төргән чак.

Исән калып, кырыс кырауларда  без чәчәкләр сыман сулмадык,

Җиргә имин еллар килде, диеп, өмет белән иркен суладык.

Уку каты иде, шуңа күрә   мактау булды иң – иң көчлегә;

Башка мәктәпләрнең 5- лесе дә тормый иде безнең 3- легә.

Кемдер бүген, әнә, академик,  галим, врач, шагыйрь, инженер.

Һәркайсысы тырыш хезмәт куеп, шушы мәктәп тапкан энҗедер.

Ә шулай да мәктәп сагындыра, ә күңелдә моңсу җыр тора,

Яшь чакларга кайтып элеккечә, их, тагын бер кереп укырга!

Рәхмәт, мәктәп, сиңа  һәм гафу ит, Кичер безне барысы өчен дә...

Иң мөһиме – лаек иттең безне  Кеше дигән бөек исемгә!

Рейтинг: +33 198 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru