ГлавнаяВне конкурсаАвылым тарихы

Авылым тарихы

29 октября 2015 - Ильсур мифтахов

Авылым тарихы.

 

            Һәр авылның исеме белән бәйле төрле риваятләре бар. Безнең тарихы дөреслеккә якын фаразларны беләсе килә.

            Минем авылымның тарихы бик истәлекле. Бу якларга Исмәгыйль  атлы кеше үзенең дуслары белән кама исемле җәнлек ауларга килеп йөри башлый. Күп йөрүдән арып, хәзерге Сәвәләй тавы астыннан чыккан чишмә буена килеп урнаша алар. Шулай итеп, 1747 елда Кама – Исмәгыйль авылына нигез салына. Бары тик 1928 елда гына авыл барлыкка килә.

            Авылым таулар белән уратып алынган, чишмәләргә бай. Һәр тау бу төбәкнең тарихи ядкаре булырлык серне, борынгы халыкның җан авазын әле дә саклый. Нинди генә исемдәге тау – чокырлар юк биредә. “Чагыл тавы” атамасы ерактан ук чагылып торганга күрә бирелгән.

            1929 елда “ Кызыл кәрван” колхозы төзелә, соңрак “ Комбайн” дип үзгәртелә.

            1930 елда тумышы белән Яңа Кәшер авылыннан Рахматуллин Хабибулла Кама – Исмәгыйль авылына башлангыч мәктәпкә нигез сала һәм аның беренче белем бирүче кешесе була.

            1937 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Директоры булып Сабир Яббаров куела.

            1957 елда Бөек Ватан сугышы Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Шәфи Шәфиев мәктәп директоры була.

            1958 елда хуҗалык “ Зәй” колхозына кушыла.

            1962 елда яңа сигезееллык мәктәп ачыла. Мәктәп директоры итеп  Суфьян Сафуановны билгелиләр.

            1990 елның 11 мартында Кама – Исмәгыйль авылы “ Зәй” дән аерыла.

            1993 елда  “ Кама” хуҗалыгы төзелә.

            1994 елда мәктәп тугызееллыкка әйләндерелә.

            1994 елның 1 декабрендә авылда зур мәчет ачыла.

            2000 нче елдан бүгенге көнгә кадәр “ Кама” кооператив хуҗалыгын Нәбиев Гомәр җитәкли.

            2005 елда яңа “ Карлыгач” балалар бакчасы ачыла.

            Бүгенгесе көндә туган авылымда “ Карлыгач” балалар бакчасы, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл, мәдәният йорты, китапханә, пекарня, башлангыч белем бирү мәктәбе, мәчет бар.

Авылыбызда ел саен сабантуйлары, өлкәннәр, укытучылар көне,  Корбан, ураза гаете үткәрелә. Мәдәният йортына артислар килеп спектакльләр, театрлар, концертлар куялар. Авылыбызның өлкән буыны да, яшьләр дә мондый чаралардан ерак калмыйлар: үзләре концертлар оештырып, авыл халкының күңелләрен күтәрәләр. Кызганычка каршы зур мәктәбебездә бүген 17 укучы укый, балалар бакчасына 19 бала йөри. Шулай булса да, авылыбыз депутаты Вәлиев Илшат елдан – ел барсын да яңартып тора. Шундый кешеләребез булганда авылыбыз бетмәс дип ышанабыз.

            Мифтахов Илсур Дамир улы, Яңа Нәдер гомуми урта белем бирү мәктәбе филиалының (Кама – Исмәгыйль филиалы) 4В сыйныф укучысы

 

Рейтинг: +15 515 просмотров
Комментарии (10)

tatbook.ru