ГлавнаяТеатрыКәҗә белән Сарык.

Кәҗә белән Сарык.

Кышкы каникулның өч көнендә район мәдәният йортында балаларга бушка «Сарык, кәҗә һ.б.» спектакле булды. Без бу турыда язган идек инде. Бүген дә, 9 гыйнварда, булды ул. Язган саен без аны төрле яктан яктыртабыз. Спектакль балалар өчен булгач, тамашаны карагач, мин үзебезнең 6 яшьлек малайларны сөйләштердем. Нинди генә спектакль карый башласаң да, башта андагы вакыйгаларга кереп китеп булмый. Безнең дә малайларның берсе (игезәкләр) спектакльне бераз карагач, «скучно!» дип әйтеп куйды.Спектакль күбрәк олыраклар өчен эшләнгән кебек тоелды миңа. Сәхнәгә Шүрәле, бүреләр дә чыккач, малайлар кул чаба—чаба хәйран кызыксынып карадылар. Соңыннан малайлардан: «Әкияттә бигрәк тә кем ошады?» — дип сорадым. Берсе: «Бүре, иң зурысы!» — дип җавап бирде. «Нишләп?» — дип сорыйм. «Аны абый кеше уйнады», — дип җавап бирде бала. Икенчесе: «Миңа бүре һәм шүрәле ошады, — дип җавап бирде. — Чөнки аларны абыйлар уйнады». Әйе, безнең сәхнәдә дә абыйлар җитми шул. Балалар белән без яхшылык, яманлык турында да сөйләштек.

Өч бүренең иң зурысын безнең хезмәттәшебез Раушан Кадыйров уйнады. Афәрин, Раушан, сине театрдагы уңышларың белән котлыйбыз!

Гомумән, Арча педагогика көллияте каршындагы «Яшьлек» телестудиясе яшьләренә, тамашачы буларак, рәхмәт әйтәбез һәмаларга уңышлар телибез.

Мин артистлар белән.

Теги: театр;
Рейтинг: +11 249 просмотров
Комментарии (12)

tatbook.ru