ГлавнаяСвободная темаЯраткан песием

Яраткан песием

1 ноября 2015 - Алсу Хабибуллина

Яраткан песием.

         Минем Маркис исемле песием бар иде. Ул шундый акыллы иде. Мин иде дип язам, чөнки ул былтыр декабрь аенда үлде, без гаиләбез белән бик нык кайгырдык, чөнки ул барыбыз өчен дә кадерле иде.

         Быел май аенда әтием миңа песи баласы алып кайтып бирде. Аңа бары тик бер ай ярым гына иде, хәзер инде ул үсте, алты айлык булды. Ул гел шаярырга, уйнарга ярата. Мин аңа уйнар өчен төрле уенчыклар ясап, бәйләп бирәм. Беркөнне Барсик та авырып китте, без аны шундук хайваннар табибына алып бардык. Анда аның температурасын үлчәделәр, укол ясадылар, система куйдылар. Һәм ул икенче көнне терелде.  Барсик авырганда, миңа  бик тә авыр булды, мин шундый нык борчылдым, еладым.

         Мин Барсикны бик яратам, чөнки ул акыллы, матур, тәртипле. Мин аны ямьсез, усал булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус, ә дустыңны нинди булса да яратырга кирәк.  

Рейтинг: +19 372 просмотра
Комментарии (15)

tatbook.ru