ГлавнаяМое хоббиЯраткан шөгылем

Сакла

Яраткан шөгылем

4 ноября 2015 - Ислам Гатауллин

           Һәрбер кешегә ниндидер бер шөгыл ошый. Ә мин кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраттым. Балалар өчен чыга торган газета- журналлардан шигырьләрне бик яратып укый идем. Озакламый минем күңелемә дә шигырь юллары килә башлады. Мин табигатьне, йорт хайваннарын бик яратам. Беренче шигырьне бакчабызда үскән алмагачка багышлап  яздым. Чөнки бу елны аламагачларыбыз мул уңыш бирде. Бу шигырь минем укытучы апама да бик ошады. Без аны сыйныфташларыбыз белән "Сөмбелә" бәйрәмендә сәхнәләштердек.

        Быел Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап илебездә бик күп чаралар үтте. Мин дә бу бәйрәмгә шигырь яздым. Аны укытучы апам конкурска җибәрде. Шушы шигырем белән  "Сабантуй" газетасы үткәргән конкурста Республика буенча икенче урынны алдым. Тиздән Арчада үтәчәк бәйрәгә чакыру алдык. Бу җиңүемә мин бик шатмын. Бу көнне мин дулкынланып көтәм.

         Шигырьләр язу миңа ошый. Ул минем күңелемне күтәрә. Шигырь язып карарга мин башкаларга да киңәш итәр идем.  

Рейтинг: +3 466 просмотров
Комментарии (3)

tatbook.ru