ГлавнаяЛитератураТукай китаплары (шигырь)

Тукай китаплары (шигырь)

Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе

Нигъмәтҗанова Нәргизә,  3 нче сыйныф

Тукай китаплары

Дәү әнием туган көнгә

Бүләк итте шәп китап.

Тышлары ялтырап тора,

Рәсемнәре дә байтак.

 

Исеме  дә бигрәк матур

Һәм сихерле — “Шүрәле”

Дәү әнине аптыратам:

“Зинһар, укып бир әле!”

 

-Син үзең дә хәрефләрне

Күптән инде беләсең.

Укы әйдә, ә аннан соң

Дусларыңа сөйләрсең!

 

Бу китапны сезгә диеп

Язган Габдулла Тукай.

Сезнең өчен әле тагын

“Кәҗә һәм Сарык”, “Акбай”...

 

Бала белән Күбәләге

Бүген дә йөри уйнап.

Су анасы һаман туймый

Алтын чәчләрен тарап.

 

Тукай әле сөйләп бирер

“Исендә калганнарын”.

Шүрәле һәм Су анасы

Сөйләр сиңа үз зарын.

 

Тукай шигырьләрен укып

Ничәмә буын үскән.

Әхлак, тәрбия, мәхәббәт

Һәрбер  балага күчкән.

 

Тырышып укы китапларын-

Шуннан аңларсың барын.

Тукай шигырьләре ачар

Бик күп серен дөньяның!

Рейтинг: +2 775 просмотров
Комментарии (4)

tatbook.ru