ГлавнаяЛитератураМинем китапханә.

Сакла

Минем китапханә.

11 ноября 2015 - Амир Фатхутдинов

Китапсыз куңел — буш куңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт диләр. Мин дә китап укырга, китапханәгә йөрергэ бик яратам. безнең Балык — Бистәсендә ике китапханә бар. Берсе район балалар китапханәсе һәм без укый торган мәктәп китапханәсе. Беренче класска укырга кергәч китап дигән сихри донья белән танышырга безне укытучылар алып барды. Балалар китапханәсе безгә бик ошады. Анда матур, чиста, тыныч, китаплар да бик матур итеп бизәлгән, укыйсы гына килеп тора. Шулай ук төрле-төрле журналлар да алып укырга була. Китапханәдә эшли торган мөләем апалар безне кунакка чакырып татар әкиятләрен сәхнәләшеп күрсәтәләр, китаплар укыйлар, төрле-төрле чаралар үткәрәләр. Мин аларны укытучым кебек яратам. Шуңа күрә мин анда бик теләп йөрим. Уку залында дәрес хәзерләргә, уйнарга да була. Һәр төркем очен аерым булек булдырылган, үзенә кирәкле әдәбиятны бик тиз табасын. Китап — ул безнең якын дустыбыз. Китапханәгә йөрергә, китапны яратырга кирәк.

Рейтинг: +8 263 просмотра
Комментарии (8)
Амир Бариев # 11 ноября 2015 в 15:46 0
молодец
Замира Хамитова # 11 ноября 2015 в 15:50 0
Бик матур язгансын, молодец!
Амир Фатхутдинов # 11 ноября 2015 в 15:50 0
Спасибо)))
Далия Ловцова # 11 ноября 2015 в 18:23 0
Молодец!
Алия Салахова # 11 ноября 2015 в 20:24 0
молодец
Алия Шакирова # 12 ноября 2015 в 07:56 0
Молодец
Ислам Шайдуллин # 12 ноября 2015 в 10:05 0
Лови плюс
Алина Зиганшина # 28 ноября 2015 в 14:18 0
Отличная статья! Молодец!

tatbook.ru